САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәймиев: “Марат Хөснуллин бик тырыш, намуслы һәм креатив”

Республиканың дәүләт киңәшчесе Татарстан Төзелеш министрлыгы экс-башлыгының Россия вице-премьеры итеп сайлануына комментарий бирде

Марат Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстанда күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүче көчле төзелеш индустриясе формалаштырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.

- Ул бик тырыш, намуслы һәм креатив. 35 яшендә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры булды. Ә аңа кадәр эре төзелеш оешмаларында эшләп алырга өгерде, - диде ул.

Республиканың Дәүләт Киңәшчесе сүзләренә караганда, Хөснуллин эшли башлаганда, Татарстанда төзелеш егәрлекләре җитмәгән. “2019 ел нәтиҗәләре буенча без 2,7 миллион квадрат метр торак тапшырдык. Бу - республиканың һәр кешесенә 0,7 квадрат метр дигән сүз. Без элек бер кешегә

0,5 квадрат метрга ирешү турында хыяллана идек”, - диде ул. Ул республикада күп мәсьәләләрне, шул исәптән милли проектларны тормышка ашырырлык көчле төзелеш индустриясе булдырылуын билгеләп үтте. Шәймиев шулай ук Марат Хөснуллин җитәкчелегендә республикада тузган торакны бетерү, метрополитен төзелә башлау кебек масштаблы проектлар тормышка ашырылуын искә төшерде. “Хөснуллин Татарстанда зур тәҗрибә туплады. Аны юкка гына Мәскәүгә чакырмадылар, һәм бу дөрес сайлау булды. Без Мәскәүдә бөтен инфраструктура буенча нинди масштаблы үзгәртеп корулар алып барылганын күрәбез һәм монда Хөснуллинның хезмәте зур. Һәм РФ Премьер-министрының аңа күз салуы һәм үзенә урынбасар итеп чакыруы – уңыш. Бу яңа Хөкүмәт барлык юнәлешләр буенча да бик уңышлы һәм конструктив эшләр дигән ышаныч бирә”, - дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев