САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрләрәмә авылында үз көчләре белән хоккей мәйданчыгы төзеделәр

Тәвәккәллләр таш яра Шәрләрәмә авылы иңкүлеккә урнашкан. Язларын авыл буенча шомырт чәчәкләре исе тарала, олысы-кечесе табигать кочагына омтыла. Ә кыш көне авыл тынып калгандай була. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Шәрләмә авылының яшьләре хоккей уенын бик яраталар. Авылның шәхси эшмәкәре Дамир Миңнуллин яшьләрне күзәтеп йөри (өе дә - елга...

Тәвәккәллләр таш яра

Шәрләрәмә авылы иңкүлеккә урнашкан. Язларын авыл буенча шомырт чәчәкләре исе тарала, олысы-кечесе табигать кочагына омтыла. Ә кыш көне авыл тынып калгандай була. Ләкин бу беренче карашка гына шулай.

Шәрләмә авылының яшьләре хоккей уенын бик яраталар.

Авылның шәхси эшмәкәре Дамир Миңнуллин яшьләрне күзәтеп йөри (өе дә - елга янында гына). Иң беренче чиратта ул хоккей киемнәре алып кайта. Аңа ярдәмгә агроном Илнур Гатиятуллин кушыла, "Әлмәтнефть" идарәсеннән дә булышалар. Бозда шөгыльләнә торгач, егетләр күрше-тирә авыллар командалары белән генә түгел, Петровка Завод, Җәлил, хәтта Актаныш, Мөслим, Минзәлә якларында уйнап, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Шул ук вакытта, их, безнең авылда да чын хоккей мәйданчыгы булса иде, дип хыялланалар.

Аллаһының рәхмәте белән, Казанда яшәүче Нәкыйп Гатиятуллин, авыл җирлегенең яңа башлыгы Наилә Хуҗинага: "Үзең теләгәнчә файдалан", - дип, утыз мең сум акча тоттыра. Наилә Наилевна күп уйлап тормый, хоккей мәйданчыгы төзергә, дигән карарга килә.

Авыл халкы да ярдәмгә килә. Хоккей мәйданчыгын бергәләшеп ясыйлар.

Әле мәйданчыкта эшләнеп бетмәгән эшләр бар. Уенчылар киенеп-чишенсен өчен вагон кирәк булачак. Җирле үзидарә башлыгы бу уңайдан депутатыбыз Наил Магановка үтенеч хаты юллады. Язга чыккач, коймаларны буйыйсы була. Авыл халкы монда да сынатмас. Ветераннар да һәр эштә катнашырга әзер, чакыруга кушылырга гына тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев