САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Шикәр ашамаска 7 сәбәп

Кемдер шоколад белән кәефен күтәрергә күнеккән. Ләкин баллы ризык һәм шикәр киресенчә, депрессиягә китерә икән.

Шикәр шулай ук йөрәк ишемиясе, шикәр диабеты, артык авырлык китереп чыгара, тизрәк картайта, тешләрне боза. Табиблар тозны түгел, ә нәкъ менә шикәрне “ак үлем” дип атый. Шикәрне башка баллы ризыклар белән алмаштырып та була. 

Җиләк-җимешләр баллы, ләкин анда шикәр аз. Алар су һәм клетчаткага бай, әлеге матдаләр глюкоза эшкәртүен акрынайта. Моннан тыш җиләк-җимеш витаминнарга һәм минералларга бай, алар яман шеш, йөрәк авыруларын булдырмый, ябыгырга ярдәм итә. Ботка һәм йогуртларга кура җиләге, кара җиләк, виктория, мүк җиләге салып ашагыз. 

Смузи дә баллыга тартуны киметә. Баллы җиләк-җимешләрне блендерга салып су белән болгатыгыз. Витаминнар һәм антиоксидантларга бай коктель килеп чыга. 

Хөрмәдә шикәр бик күп. Ләкин ул шоколадлы конфетларга караганда күпкә файдалырак. Көненә 2-3 финник кабып кую организмны калий, тимер, фитонутриентлар белән баета.

Караҗимештә сорбитол бар. Ул юан эчәклекне чистартырга ярдәм итә.

Реклама

Аксымга бай ризыклар ашарга тырышыгыз. Ул озак тамакны ачтырмый. Көн дәвмында баллы ризык ашыйсы килми башлый. 

Көн саен 8 сәгать йокларга тырышыгыз. Йокы туймаган аркасында кешене  баллыга тарта.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X