Шикәр аеруча ике органга начар йогынты ясый

Альберта университеты галимнәре рационда шикәр булуның эчәклек ялкынсыну авыруларының үсеш куркынычын шактый арттыруын, шулай ук деменция үсешенә китерүен раслаган. Аларның эш нәтиҗәләре Scientific Reports сайтында урнаштырылган.

Тикшеренүчеләр лаборатория тычканнарын ике төркемгә бүлгән: берәүләрен гадәти ризык белән, шикәрсез ашатканнар, икенчеләре исә шикәрле ризыклар ашый башлаган. Аннан соң сынаучыларда колит (юан эчәк ялкынсынуы) ясалма рәвештә чакырталар.

Икенче төркемдәге кимерүчеләрнең эчәк тукымасы зыянлану билгеләре шактый чагылган булган.

Белгечләр шикәрнең кешенең ашкайнату системасында авыру бактерияләр үсешенә стимул бирүен ачыклаган, бу организмда клетчатка җитмәгәндә тагын да көчәя.

 

Шулай ук рационда шикәрнең күп булуы эчәклекнең үтүчәнлеген арттыра, дип билгеләнде. Шуның аркасында эчәклектәге “Начар” бактерияләрнең үзлекләре организмның башка өлешләренә эләгә, анда тагын да җитдирәк авырулар, аерым алганда, Альцгеймер һәм Паркинсон авырулары үсешенә катнашы булырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Чыганак: vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте