САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Саклаубаш авылыннан Гөлгенә Талипова шигырьләрен тәкъдим итәбез

Автор: Гөлгенә Талипова .

Әллә миндә булмаганмы,
Башкаларда булганда.
Балачагым үтте минем
Компь
ютерсыз елларда.

Уйнадык
без саф һавада
Хоккейны,
футболын да.
Безнең тавыш шаулап торды
Кичкә кадәр урамда.

Кыз мин
, диеп тормадым,
Булды агач мылтыгым.
Абыйлар белән уйнагач,
Ясадым мин окобын.


Өйлесен дә уйный идек,
Курчаклар сөйрәп чыгып.
Унике тәпәчне җыйдык,
Кызырып пешеп чыгып.

Болыннарга төшә идек,
Кузгалаклар җыярга.
Басуларга
, узыша-узыша,
Бардык борчак урларга.

Үкенмим шулай узганга
Минем бәләкәй чагым.
Булса мөмкинлек
, шул чакка
Кайтыр идем мин тагын.

Реклама

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев