САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Рухия Ахунҗанова шигырен тәкъдим итәбез

Автор: Рухия Ахунҗанова.

Сарман Сезнең белән хикмәтле!

Дамир Гарифуллинга

Гап-гади сүзләрдән дә Сез

Энҗе-мәрҗән тезәсез.

Шәҗәрәләр төзегәндә,

Бигрәк тирән йөзәсез.

Өйрәнеп, камил беләсез

Гарәп, фарсы телләрен.

Сәләтегез таң калдыра

Хәтта шәрык илләрен.

Чал тарихны өйрәнәсез,

Төпкелләреннән айкап.

“Булдыра Дамир абый!” – дип

Утырабыз, баш чайкап.

Тырыш ул-кызлары белән

Сарман икмәкле бит ул.

Дамир абый, Сез булганга,

Сарман хикмәтле бит ул!

Фото:https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев