САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шигъри терапия": сезнең игътибарга Дамир абый Гарифуллинның матур шигырь юлларын тәкъдим итәбез

Рәхим итеп, укыгыз.

Сабантуйга кайчан юл тотсам да, 
Сандугачлар моңы озата. 
Әкрен генә искән талгын җилләр 
Күңел хисләремне кузгата. 

Мәйдан җырлый, мәйдан очып бии, 
Һәр тарафка мәйдан нур чәчә. 
Шатлыкларга, бәхетләргә төренеп, 
Татарстан, мәңге хөр яшә! 

Гасырлардан гасырларга күчеп, 
Сабантуй бит безгә ирешкән. 
Бу бәйрәмдә безнең үткәнебез, 
Бүгенгебез бергә күрешкән. 

Яшәү дәрте өстәп барсына да, 
Мәйдан шаулый, мәйдан гөр килә. 
Алкышлаулар булып күккә кадәр 
Тормыш гаме, яме бөркелә. 

Сабантуй ул – безнең олы бәйрәм, 
Дөнья бәһасына торырлык. 
Сабантуйлар саен күңелләрдә 
Арта гына бара горурлык. 

Талгын гына искән йомшак җилләр 
Йөрәк хисләремне кузгата. 
Сабантуйга таба юл тотсам да, 
Сандугачлар моңы озата. 

Дамир Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев