САРМАН
  • Рус Тат
  • "Шигъри терапия": сезнең игътибарга Айсылу Кәлимуллинаның матур шигырь юллары

    Рәхим итеп, укыгыз!

    • Күпме күз төбәлгән бу җиргә,
      Зәңгәр күк киңлеген тутырып.
      Дөньядан киткәннәр көтәләр
      Бер дога кылганны, утырып.

      Дәшмичә күзәтә бу күзләр
      Калганнар гамәлләр кылганны..
      Кисәтеп керәләр төшләргә
      Авырлык килергә торганны.

      Шатлыкка сөенеп, кайгыга
      Борчылып торадыр бу җаннар.
      Тынычлык телик тә рухына,
      Догада булыйк без - калганнар.

      Күпме күз төбәлгән бу җиргә,
      Исәннәр бер дога кылсын, дип.
      Яшәүнең кадерен белсеннәр,
      Күңелләр иманлы булсын, дип.


      Ашыгабыз кайларга?

      Бу фани дөньяга килүләр
      Кычкырып елаудан башлана.
      Елмаеп каршылый көткәннәр,
      Бәхеттән сөенә, шатлана.

      Шул көнгә тоташа дөньяның
      Сынаулы,санаулы көннәре.
      Елата ,уйлата, көлдерә,
      Очрамый юлында кемнәре?!

      Тауларга менәсең төшәсең,
      Утларын,суларын кичәсең,
      Сөясең, көясең, янасың...
      Югалтып, янәдән табасың.

      Эшлисең ,барасың, кайтасың,
      Акчага,бурычка батасың.
      Яныңда терәгең булмаса,
      Тормышны җигелеп тартасың.

      Этәләр, төртәләр, көтәләр,
      Егылсаң, таптарга, сытарга.
      Бай булсаң, алдыңда мактыйлар,
      Әзерләр, артыңда йотарга...

      Яшәеш - зур көрәш мәйданы:
      Җиңелү, җиңүләр, алкышлар.
      Гөнахлар, абыну ,ялгышлар,
      Саваплар, уңышлар, ачышлар...

      Дөньяны куасың, арасың,
      Кинәттән тукталып каласың.
      Уй баса, моң баса, аңлыйсың
      Юлларның офыкка барасын...

      Өзелә сулышың ,гомерең,
      Елашып, озата баралар.
      Җыйган мал,тапканнар - барсы да,
      Бу фани дөньяда калалар...


      Җәй
      Җылы җәем, ярый киләсең дә,
      Җирне чәчәк гөлгә күмәсең.
      Җиләк-җимеш, яшелчәле итеп,
      Шифа үләннәргә төрәсең.

      Юкә чәчәге һәм мәтрүшкәләр,
      Иван-чәйләр җыеп куябыз.
      Бөтнек кушып, чәйләр пешергәндә,
      Җәйнең тәмен мең кат тоябыз.

      Кошлар моңы өзә үзәкләрне,
      Гомер юрап, кәккүк кушыла.
      Тавыклары җырлый, әтәч бии,
      Яшәү матурлыгы – шушы ла!
    •  
      Айсылу Кәлимуллина-Фазлыева

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: