САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина Социаль хезмәткәр көне белән ихластан котлый

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр һәм тармак ветераннары! Ихлас күңелдән барыгызны да Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм.

Елдан-ел социаль хезмәт күрсәтү формалары камилләшә, күрсәтелә торган хезмәт төрләре киңәя; аларның сыйфаты яхшыра, яңа фәнни эш алымнары, яңа технологияләр кертелә; материаль-техник тәэмин ителеш дәрәҗәсе яхшыра. Иң мөһиме: безнең тармакта социаль хезмәткәрләрнең күңел җылысын бернинди яна эш алымнары да алмаштыра алмый.
Социаль хезмәткәр профессиясе - иң кешелекле, иң мәрхәмәтле профессия. Ул һәркемнән һәркөнне үзеңне кемгәдер багышлауны, үз-үзеңне аямауны, иксез-чиксез сабырлык үрнәге күрсәтүне таләп итә.
Үзәккә бик күпләр профессиональ ярдәм алу өчен генә түгел, ә бәлки, кешеләрчә гадәти кайгырту тою, җылы сүз ишетү өчен генә дә мөрәҗәгать итәләр. Күп очракларда сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә, тормышның авыр хәлендә калганнар үзләрендә кыенлыкларны җиңеп чыгарлык көч табалар.
Хөрмәтле коллегалар! Кешелеклелегегез, олы йөрәкле булуыгыз, кеше язмышларына битараф булмавыгыз һәм хезмәтегезне зур җавапчылык тоеп башкаруыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм. Үзегезгә һичкайчан ялгызлык, мохтаҗлык, чир белән очрашырга язмасын. Гаиләләрегездә бөтенлек, җылылык, татулык хөкем сөрсен. Алга таба да уй-ниятләребезне кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтүгә, мохтаҗларга ярдәм итү кебек игелекле гамәлләр кылуга багышлыйк.

Гөлнара Хуҗина, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев