САРМАН
  • Рус Тат
  • Шагыйрьгә багышлап

    Рәзил Вәлиев - татар әдәбиятында үз юлын, милли вәзгыятьтә үз галәмен булдырган ватанпәрвәр, җырлы шигърияте белән халык күңелендә үз урынын алган шагыйрь. Аның шигырьләре җырлап укыла, ә җырлары шигырь кебек: һәр сүзендә мәгънә ята. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты , актив җәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре Р.Вәлиевкә...

    Рәзил Вәлиев - татар әдәбиятында үз юлын, милли вәзгыятьтә үз галәмен булдырган ватанпәрвәр, җырлы шигърияте белән халык күңелендә үз урынын алган шагыйрь. Аның шигырьләре җырлап укыла, ә җырлары шигырь кебек: һәр сүзендә мәгънә ята. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемендәге Республика премияләре лауреаты , актив җәмәгать эшлеклесе, халык шагыйре Р.Вәлиевкә 4 гыйнварда 65 яшь тулды. Бу уңайдан без үзәк китапханәдә аның иҗаты турында сөйләшеп алырга булдык.
    "Бу дөньяның мин бер кисәкчеге" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә укучылар шагыйрьнең кырык еллык иҗат юлына сәяхәт кылдылар. Китапханәчеләр аның "Театр", "Үзгәрергә!", "Якташлар" һ.б. шигырьләрен укыдылар, "Ядкарь", "Зинһар өчен, кермә төшләремә" җырлары экран аша Асылъяр һәм Венера Ганиева башкаруында яңгырады. Мин укучыларны "Яшисе килә" әсәре белән таныштырдым. Китапханә фондларындагы китапларыннан "Иҗади дәрткә, сәяси дәрманга ия" дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Кичәне библиограф Гөлнур Мәдъярова әзерләде һәм алып барды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим