Шәрләрәмәдә хоккей буенча ярышлар үтте

Шәрләрәмә авылында урнашкан ачык хоккей кортында узган ярышларда беренчелекне кунакларга - Тукай районы Мәләкәс авылыннан килгән командага бирделәр. Икенче урынны Сарман авылы җыелма командасы алды. Өченчедә - Шәрләрәмә командасы, дүртенчедә Петровка Завод авылы уенчылары булдылар. - Кем көчле, шул җиңәргә тиеш иде. Барлык уенчыларга да рәхмәт. Агрофирма кубогына хоккей ярышларын...

Шәрләрәмә авылында урнашкан ачык хоккей кортында узган ярышларда беренчелекне кунакларга - Тукай районы Мәләкәс авылыннан килгән командага бирделәр. Икенче урынны Сарман авылы җыелма командасы алды. Өченчедә - Шәрләрәмә командасы, дүртенчедә Петровка Завод авылы уенчылары булдылар.

- Кем көчле, шул җиңәргә тиеш иде. Барлык уенчыларга да рәхмәт. Агрофирма кубогына хоккей ярышларын уздыруны быелдан матур традициягә кертәбез. Ел да шулай бергә очрашырга язсын, сәламәт булыйк, - диде "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов һәм җиңүчеләргә, уенчыларга Кубок, дипломнар, истәлек бүләкләр тапшырды.

Уенчыларны шулай ук район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина тәбрикләделәр. "Иң оста капкачы" исеменә Шәрләрәмәдән Илнур Зиннуров лаек булды, "Иң оста уенчы" дип Сарманнан Илназ Сафин танылды, "Иң оста саклаучы" Мәләкәстән Игорь Карамзин булды. Уеннарга Шәрләрәмә егете Рәсим Мансуров судьялык итте. Соңыннан уенчылар мул ризыклы табында сыйландылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар