САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез балага исем сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез?

Казанда әти-әни яңа туган балага Аргентина җыелма командасы футболчысы Лионель Месси хөрмәтенә исем кушкан. Бу хакта шәһәр мэриясе сайтында хәбәр иткән­нәр. Билгеле булганча, танылган футболчы Казанда уз­ган атнада булып китте. Дөнья чемпионаты кысасында “Казан-Арена”да Аргентина һәм Франция командалары көч сынашты. Лионель Месси хөрмәтенә ул яшәгән кунакханә каршысындагы бинага аның рәсе­мен дә тө­­­шерделәр. Кызганыч, Казанда спортчы җи­ңүгә ирешә алмады. Аның каравы Татарстан башкаласында нәни Лионель үсәчәк. Сез балага исем сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәсез?

Робсон Мусин, Актаныш районы мәдә­ният бүлеге хезмәткәре:

– Әткәй сугышта инглиз­ләр белән очрашкач, Америка җырчысы Робсон турында ишеткән. Миңа шуның исемен кушканнар. Әбиләр Рәб­сүн дип тә әйтә иде. Гаиләдә 11 бала үстек. Арабызда Джон, Лерон, Илина, Марселя, Эльза исемле туганнарым да бар. Студент вакытта, әллә исемемне үзгәртимме икән, дип йөргән чаклар да булды. Әмма әткәй кушкан исемне үзгәртергә күңел базмады. Балаларга чын татар исеме кушарга киңәш итәм. Модага иярү кирәкми. Хәзер бит исем­нәр турында махсус китаплар да бар. Шөкер, малаебызга – Рөстәм, кызыбызга Ми­ләүшә дип куштык. Оныгыбыз Рамазан исемле.

Рөстәм Ясәвиев, Казандагы “Өмет” мәчете имамы:

– Бер көнлек исемнәргә кызыкмаска кирәк. Безнең халык, танылган җырчы, артистлар, кино геройларының исем­­нәренә мөкиббән китеп, баласына шундый исем би­рергә ярата. Ә мәгънәсен карап тору юк. Гарәп, фарсы, тө­рек исемнәре арасында бик мәгънәлеләре бар бит. Миңа калса, Лионель дип кушканчы, футболчы Сәлах хөрмәте­нә Мөхәммәт дип кушу хәер­лерәк булыр иде. Үзебезнең балаларыбыз Йосыф, Камилә, Хәмзә, Зәйнәп исемле.

Гомәр Саттар-Мулилле, галим:

– Мондый чемпионатка, йә булмаса башка шаукымга ияреп кушылган исемнәр – асылыбыздан ерагаю дигән сүз. Мәгъ­нәсез исемнәр инкыйлабтан соң кулланышка керә башлаган иде инде ул. Сталина, Тракторина, Изил, Револар. Аннан ел фасылын исем итеп кушып шаккатыручылар табылды. Инде хәзер футболчы исеме. Исем бит ул җи­семенә туры килсен дип кушыла. Исемдә ата-ана те­ләге чагыла. Галим дип куша икән, баласының галим булуын тели, Тәүфыйк дип кушса, тәүфыйклы булуына өмет итә. Хәзер Гомәр дигән исем дә сирәк кушыла. Ә бит ул озын гомерле булсын дигән сүз. Әлеге исем өчен гомер буе бабама рәхмәт укыдым. Чөн­ки әти, шаукымга ияреп, Маец дигән исем кушмакчы булган. Янәсе, май аенда тугач, шулай кушсаң, яхшы була. Бабай, оныгыма эт кушаматы кушмыйм дип, нык торган.

Нәҗип Нәккаш, мөгаллим, каллиграф-хаттат:

– Исемне баланың киләчә­ген уйлап кушар­га кирәк. Та­тарның бик ма­тур, мәгънәле исемнәре бар. Ләкин яшь әти-әниләр аларны белмиме, әллә мөгез чыгарырга телиме – аң­ламас­сың. Соңгы вакытта алынма исемнәр, неологизмнар кү­бәеп китте. Берсеннән күреп, икенчесе колакка ятыш­сыз исемнәр куша. Ка­милә генә ярамый, Камилла кирәк аларга. Юкса итальяннар бу исемне үзләре дә га­рәпләрдән алган. Татарның эчке бер тотнагы, милли горурлыгы юк. Шуннан агымга, кешегә иярү китә.

Гөлзада Корнилова, балалар табибәсе:

– Легендар кешенең исемен кушалар икән, мин моңа гаҗәпләнмим. Ә менә Октябрина, Августина, Тракторлар бөтенләй башка сыя торган хәл түгел. Ятышсыз исем­нәр кушкан балаларны үземә дә кабул итәргә туры килә. Шул ук вакытта колакны назлый торган исемнәр дә очрый. “Мондый матур исемне каян таптыгыз?” – дип сораган чак­ларым да бар. Фә­лән язучы, җырчы хөрмәтенә куштым, китап укыганда юлыктым, ди­ләр. Бер әни, “Ак чәчәкләр”не укып, кызына Гөлшәһидә дип кушкан иде. Анжела Вавилова истәлегенә куштык, дип әй­түчеләр дә бар. Без, мәсәлән, кызларыбызга исем сайлаганда, катнаш никах буларак татарга да, урыска да бара торганны табарга тырыштык, әти-әни­ләр белән дә киңәш­ләштек, аларның ризалыгын алдык. Ә менә оныкка исемне мәгънә­сенә карап сайладык.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/09/167479/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев