САРМАН
  • Рус Тат
  • Сайлаулар алдыннан

    Узган атнада Җәлил поселогы мәдәният сараенда РФ Президентын сайлауларга багышланган җыелыш булды. Сайлаучылар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты Генар Газизов, район башлыгы Нәфис Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, районның оешма, учреждениеләре җитәкчеләре килгән иде. Н.Закиров үз чыгышында районның социаль-икътисади хәлен яктыртты. М.Каюмов идарә эшчәнлеге, аның районның һәм поселокның...

    Узган атнада Җәлил поселогы мәдәният сараенда РФ Президентын сайлауларга багышланган җыелыш булды. Сайлаучылар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты Генар Газизов, район башлыгы Нәфис Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, районның оешма, учреждениеләре җитәкчеләре килгән иде.
    Н.Закиров үз чыгышында районның социаль-икътисади хәлен яктыртты. М.Каюмов идарә эшчәнлеге, аның районның һәм поселокның социаль тормышындагы роле турында сөйләде. Г.Газизов республикада соңгы елларда башкарылган эшләргә тукталды, президентлыкка кандидатларга карата үз фикерен белдерде."Җәлилнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Әнәс Борһанов, музыка мәктәбе укытучысы Яна Грушидзе, Җәлил җылылык челтәре предприятиесе - "Водоканалсервис" җәмгыяте филиалы директоры Альберт Әхмәтгалиев, 2нче санлы мәктәп директоры Рафис Хәбибуллин чыгышлары тыңланды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 29 март 2018 - 16:42
      Карашайсаклаулылар сайлау участогында ярминкә оештырганнар
    • 20 октябрь 2017 - 08:33
      Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    • Сарманга патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы килде
    • “Җырлы балачак илендә” конкурсының район туры үткәрелде
    Ночной режим