САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау комиссияләре әгъзалары укыды

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуны төгәлләде.

Уку сайлау законнарын белүне һәм аларны гамәлдә куллануны камилләштерүгә юнәлтелде. 
Республиканың 21 меңнән артык сайлау системасы хезмәткәре белем алды. Бу – 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда эшләячәк комиссияләрнең тулы составы. – Тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү сайлау законнарын тирәнтен белүне таләп итә. Бүген сайлау комиссияләре эшенә югары таләпләр куела, шуңа да республика сайлау системасы хезмәткәрләренең барысын да укыту гаять мөһим иде, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов. 
Сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегик, эшлекле уеннар һәм тренинглар кертелгән иде. Уку процессында сайлауларга әзерлек кысаларында беренче тапкыр «Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы кулланылды. Аның төп өстенлеге – уку-укыту процессының өзлексез баруында. 21 меңнән күбрәк тыңлаучының һәркайсы өчен шәхси кабинет булдырылды, анда законнарны, карарларны, методик материалларны өйрәнү, аларны белү дәрәҗәсен мөстәкыйль анализлау өчен дә мөмкинлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев