САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сары яки соры контейнерларны алып китүче чүп машиналарын күзәтә аласыз

“Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” идарәче компаниясе “Сары яки соры контейнерларны алып китүче чүп машиналарын барлык кеше дә контрольдә тота ала”, - дип искәртә.

Соңгы биш айда чүп машинасы коры һәм эшкәртелми торган калдыкларны кушкан бер генә очрак та расланмады.
Сары яки соры контейнерларны алып китүче чүп машиналарын барлык кеше дә контрольдә тота ала. Коры һәм эшкәртелми торган калдыклар хәтта сортировкалау станциясендә дә бергә буташтырылмый. Бу хакта “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” идарәче компаниясе генераль директоры Сергей Богатов хәбәр итә.
Эш башында региональ оператор, чыннан да, әлеге проблема белән очрашты. Ул вакытта чүп машинасында барлык калдыклар да бер өемдә буталды. Бу идарәче компаниянең чүпләр өчен аерым контейнерлар урнаштырганда аларның урнашу графигын һәм фактын хәбәр итмәве белән бәйле булды.
- Нигезсез гаепләүләрне бик еш ишетәм, шул исәптән дәүләт власте органнарыннан. Бер үк чүп машинасы контейнерның сарысын да, сорысын да бергә алып китә, диләр алар. Ләкин соңгы 4-5 айда, барлык идарәче компанияләр чүпне аерым җыюга күчкәч, мондый бер генә факт та расланмады, - диде Богатов.
Сергей Богатов белән әңгәмәне тулысынча “Вакыйгалар” сайтында укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X