САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманны яңадан ачтык

Без, Җәлил ветераннары, актив тормыш белән яшәргә яратабыз. Төрле очрашулар, кичәләр, сәяхәтләр, экскурсияләрдә катнашып, рухи байыйбыз, күңелләребез яшәреп китә. Моны истә тотып, ветераннар советы төрле чаралар оештырып кына тора. Әле яңа гына Сарманга сәяхәт итеп, үзебез өчен яңа Сарманны ачып кайттык. Сәяхәтебез музейдан башланды. Күңел җылысы биреп бизәлгән залларында йөрдек,...

Без, Җәлил ветераннары, актив тормыш белән яшәргә яратабыз. Төрле очрашулар, кичәләр, сәяхәтләр, экскурсияләрдә катнашып, рухи байыйбыз, күңелләребез яшәреп китә. Моны истә тотып, ветераннар советы төрле чаралар оештырып кына тора.
Әле яңа гына Сарманга сәяхәт итеп, үзебез өчен яңа Сарманны ачып кайттык. Сәяхәтебез музейдан башланды. Күңел җылысы биреп бизәлгән залларында йөрдек, район тарихында тирән эз калдырган якташларыбызның рәсемнәрен, фронттан килгән хатларны һәм башка бик күп истәлекле экспонатларны карап йөргәндә күңелләр тулды. Безнең яшьлегебезнең шаһитлары булган көнкүреш коралларын күреп, кабат күңелләр нечкәрде.
Бакыр базы тарихын яктырткан видеофильм да безнең өчен зур ачыш булды.
Музей директоры Дания Мәмдух кызы һәр экспонат турында җентекләп сөйләде, безнең сорауларга җавап бирде. Соңыннан истәлекләр алмаштык, фотога төштек.
Музейдан соң юлыбыз "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә юнәлде. Директоры Хәмзә Таҗетдин улы бу могҗиза сараеның заллары, бүлмәләре буенча озатып йөрде, безне кызыксындырган сорауларга җентекләп җавап бирде. Аралашу чәй өстәле янында дәвам итте.
Музыка мәктәбенең ишеген ачып керүгә, безне тагын бер сюрприз - гармун сузып, җыр яңгыратып, Сарман ветераннары көтә иде. Китте җыр, китте бию. Урыс әйтмешли, "тряхнули стариной". Аннан актлар залына үттек. Сарманның тынгысыз үзешчән ветераннары бик матур концерт күрсәттеләр. Туйда бии тукмак та, дигәндәй, без дә тик тормадык: "Ак калфак", "Родники" ансамбльләре - җырларын, шагыйрьләр шигырьләрен бүләк иттеләр. Рәхәтләнеп ял иттек, вакыт сизелми дә үтеп китте. Бу сюрпризны әзерләгән Даниягә, безне озатып йөргән Нурсинә ханымга, поселокның ветераннар советына, яхшы автобус биргән нефтьчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Менә шулай рәхәтләнеп ял итеп, "иске" Сарманны яңадан ачып кайттык.

Редакциядән: Җәлил ветераннарының әлеге сәяхәте турында шушыңа охшаш язманы һәм рәхмәт сүзләрен без Р.Гыйльфанова, Ә.Минһаҗевадан да алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев