САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманның Кыш бабае Раштуага да килгән иде

    Сарманның үзәк ял паркында Раштуа бәйрәме уңаеннан балалар өчен күңелле уеннар үтте.

    Аларны Сарман балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән төрле уеннар уйнадылар, таудан шудылар, татлы бүләкләр алдылар. Бу көнне Кыш бабайның бияләе дә "югалды", ул балалар белән Тычкан һәм Мәче булып та уйнады. Парк балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды.

    Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: