САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларга яшел чәйнең чамасын белеп эчәргә кирәк

Балны күп ашасаң, ачы була башлый дигәндәй, яшел чәй никадәр файдалы булса да, чамасын белеп эчү мөһим.

Ләкин монда да карашлар икеле. Азия белгечләре тәүлегенә литр ярым эчүгә дә каршы түгел, ә көнбатыш коллегалары 750 миллилитр җитә, диләр. Мондый аермалык азыкка карата гореф-гадәтләргә дә бәйле, мөгаен. Аннары, чынаягыңның нинди булуы да роль уйный. Кытай һәм японнарның чынаягының күләме 50 миллилитрдан артмаса, без 200лесе белән эчәргә күнеккән.

 

Касә һәм литрларга бәйле буталчыклардан качу өчен табиблар аерым формула белән исәпләргә тәкъдим итә. Яшел чәйнең бер кешегә тәүлек нормасы 10 грамм коры үләннән артмаска тиеш.

Әйтик, 1 чәй калагына 2 грамм үлән сыя дип исәпләсәк, көненә 5 чынаяк чәй килеп чыга. Тикшерүләр күрсәтүенчә, көненә 5 касә яшел чәй эчүчеләрнең гомер озынлыгы, калганнарныкына караганда 16 процентка озая, дип яза Өмет.

Фото:https://pixabay.com/ru/

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/yashel-chyne-kpme-echrg-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев