САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар өчен йолдызнамә

.

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада күптәнге бер эшегезне төгәлләп, гаять зур рухи һәм матди канәгатьлек кичерерсез. Җитәкчегез белән бераз гына үзара каршылык килеп чыгар шикелле. Тәмле телегезне кызганмасагыз, барысы да сезнең файдага төгәлләнер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Ниятләгәннәрнең барысына да өлгереп булмау сәбәпле, бераз дулкынланып алырга туры килер. Горурлыкны җиңеп, тирәгездәгеләрнең ярдәменә дә таянырга кирәк булыр. Киләчәгегезгә йогынты ясардай мөһим бер яңалык ишетелер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Үзең утырган ботакны кисмә, дигән гыйбарәне искә алып, бик дөрес карарга килерсез. Кызыклы, ә иң мөһиме – акчалы эш тәкъдим итмәгәйләре. Ял көннәрендә шатлыклы вакыйга көтегез.

Кысла (22.06 – 22.07) Эшнең нечкәлекләрен белеп бетермәү сәбәпле, уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Шуңа күрә, бик кирәкмәсә, тегендә-монда кысылып йөрмәгез. Кыш алдыннан өс-башны карау теләге байтак кына чыгым белән төгәлләнер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Берара тышкы кыяфәтне тәртипкә салуга кагылышлы бәйләнчек уйлар йөдәтеп алыр. Әйтик, прическаны үзгәртергәме-юкмы, мех якалы җылы куртканы алыргамы-юкмы, дип башыгызны катырырсыз. Хезмәттәшегез ачкан бер сер шаккатырыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Ниһаять, эшегездә уйларыгызның җыйнак, сүзләрегезнең төпле икәнен, үзегезнең акыллы булуыгызны аңлаучылар барлыкка килер. Бу бик күңелле хәлләр белән төгәлләнер. Өстәвенә әле атна ахырында сөенечле хәбәрләр дә ишетелер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бер максатыгызга ирешүдә зур гына сынау аша узарга туры килер. Үзегезгә бик кирәкле әйберләрне аңларга, кызыклы гына нәтиҗәләр ясарга булышыр бу. Атна ахырында тормышыгызга яңа сулыш өреп җибәрердәй хәлләр көтегез.

Чаян (24.10 – 22.11) Өстегезгә авыр йөк булып төшкән проблемаларны искиткеч дәрәҗәдә җиңел хәл итеп, иркенләп сулап куярсыз. Эшегездә һич көтмәгәндә «ялтырап» алуыгыз абруегызның үсүенә китерер. Уйламаган җирдән табыш керер.

Укчы (23.11 – 21.12) Эштә килеп туган хәлне бик тиз аңлап, яшен тизлегендә дөп-дөрес карарга килерсез. Бу, әлбәттә, җитәкчегез игътибарыннан читтә калмаячак! Атна уртасында ишетелгән әйбәт яңалыклар рухландырып җибәрер, ләкин аларның чынмы-түгелме икәнен тикшереп карау зыян итмәс.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Ничәмә-ничә еллар буе тынгылык бирмәгән бер максатыгызга ирешерсез. Кайберәүләрнең борынына чиертердәй уңышлар көтегез. Аларның матди ягы бигрәк тә сөендерер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Матди хәлегезнең яхшыруына өметләндерерлек хәбәрләр ишетерсез. Укымыйча гына рәсми кәгазьләргә кул куймагыз: нечкәлекләре игътибардан читтә калырга мөмкин. Бердәнберегезнең матур һәм бик кирәкле бүләгенә балаларча сөенерсез.

Балык (20.02 – 20.03) Акчалы, бик бай чор. Эштәге проблемаларыгыз да тыныч һәм җиңел хәл ителер. Шулай итеп, күңелегез күтәрелеп китәр, башыгызга яңа уй-планнар килер.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев