САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар өчен йолдызнамә

9-16 ноябрь өчен.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Башкара алуыгызга ышанган эшкә генә алыныгыз. Кирәкмәгәнгә көчегезне әрәм итмәгез. Үзегезгә читтән бәя биреп карау да комачауламас. Шул рәвешле башкаларда нинди тәэсир калдыруыгызны аңларсыз.  

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Бер минут вакытыгызны да бушка сарыф итмәскә тырышыгыз. Яңа кешеләр белән тиз уртак тел табарсыз. Ә менә күптәнге танышларыгыз белән аралашу авыраерга мөмкин. Эш белән гаилә арасында баланс саклагыз.  

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Йолдызлар сезгә һәр эшегездә ярдәм кулы сузарга әзер. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Әйбәтләп уйлагыз: үз хатагыздан түгел, бүтәннәрнекеннән сабак ала башларга вакыт.  

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Нинди генә эшкә тотынсагыз да эчке тоемлавыгызга таянып эш итәргә, кыю булырга кирәк. Акчагызны бераз кысыбрак тотыгыз – сакчыл булу киләчәктә дә ярдәм итәчәк.   

Арыслан (23 июль-23 август) 
Тормышның һәр мизгеленнән тәм таба белергә өйрәнегез. Артык хискә бирелеп китмәгез. Проблемаларыгыз узгынчы, озакламый барысы да үтәр, бүгенге көн белән яшәгез. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Бер урында гына таптанмагыз. Эшегезне төгәлләү белән, җиң сызганып икенче эшкә чумыгыз. Туганнарыгызның проблемаларын чишәргә туры килмәгәе. Ләкин төшенкелеккә бирелмәгез – бар да яхшы булачак. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Бик авыр эшләргә алынырга туры килер. Эшнең күплеге сезне куркытмаячак, киресенчә, азарт кына тудырачак.  Атна ахырында барысын да уңышлы башкарып чыгарсыз.      

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Үзегезне тыныч тотыгыз. Артык хискә бирелү сезнең йомшак якларыгызны ачуы ихтимал. Ә кайберәүләр шуннан файдаланырга мөмкин. Сезгә проблемаларны аек акыл белән хәл итәргә кирәк.    

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Нинди дә булса проблеманың чишелешен таба алмыйсыз икән, аны читкә куеп торыгыз, вакыты җиткәч эшләрсез. Уңай фикерләргә тырышыгыз. Дөнья ак һәм кара төсләрдән генә тормый бит. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Күпвакыт башкаларның эшләрен дә үз өстегезгә аласыз. Әлбәттә, бу сезне уңай яктан күрсәтә торган сыйфат. Тик үзегез турында да онытмагыз. Бераз гына эгоист та булырга кирәк. Югыйсә җилкәгезгә менеп атланганнарын сизми дә калырсыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Тормышыгызда каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Салкын акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Иң мөһиме – көчегезгә ышаныгыз. Сезгә җаваплылык, үҗәтлек кебек сыйфатлар ярдәм итәчәк.     

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Ашыкмагыз! Төптән уйлап башкарылган эш кенә уңышлы булачак. Вак-төяк нәрсәләр өчен сүзгә килмәгез. Соңыннан үкенә күрмәгез. Сезгә яшәү урыныгызны үзгәртергә туры килмәгәе.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев