САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар өчен мунча себеркесен бәйләү серләре

Питрауга кадәр һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт: каен, мари, чия, артыш, имән пиннекләренең сере нидә?

                                     

Фото: Илдар Закиров

                                   «Халык имән себеркесен күбрәк ярата”

Балык Бистәсендә яшәүче Татьяна Демьянова яз җитү белән табигатьтән кайтып керми.

– Майдан кычыткан, ромашка, сукыр кычыткан җыя башлыйм инде мин. Аларны киптерәм дә, бәйләмнәр бәйләп сатам. Менә хәзер сары һәм зәңгәр мәтрүшкә өлгереп килә. Шулай ук мунча себеркесе әзерләүнең дә иң кызган чагы хәзер, - диде Татьяна Михайловна “Татар-информ”га. - Себерке ясау өчен ботакларны иртән, чык кипкәнче җыярга ярамый. Төштән соң, көн сүрелә төшкәч – иң яхшы вакыт. Ботакларны урманнан, посадкадан кисәм. Үләннәрне 30 см итеп киссәм, себерке өчен аның озынлыгын 50-60 см ясыйм.

Татьяна Демьяновага себеркегә заказны алдан биреп куялар. Дөрес, аның хәзер үз клиентлары бар. Көненә – 50, хәтта 100 пар себерке бәйләргә дә туры килә икән аңа.

– Халык каен себеркесенә караганда имән себеркесен кулайрак күрә. Ул нык, берничә мунчага җитә, таралмый. Себеркене тоташ теге яки бу агач ботакларыннан гына бәйләмим. Арасына 1-2 сабак әрем һәм сары мәтрүшкә кыстырам. Артыш себеркесенә дә заказлар булды. Әмма аны салкында, суыткыч кебек җирдә сакларга кирәк. Юкса, ул тиз коелып бетә, - ди Татьяна ханым.

Татьяна Демьянова себеркене фәкать кемгә бәйлисен белеп җыя. Хатын-кызлар себерке сабын кыскарак, ирләр озынрак калдыруны сорый икән.

– Бер себерке бәйләү өчен 10 минутлап вакыт китә. Имән себеркесен бәйләве җиңелрәк. Ботакларны җыеп кайту белән бәйләргә кирәк. Юкса, алар саргая башлый. Әгәр шул ук көнне бәйләп бетерергә өлгермәсәм, ботакларны таратып куям, - ди себерке бәйләү остасы.

Татьяна Демьянова себерке ботаклары җыю өчен иң кулай һава температурасы – 20-25 градус, ди. Эсседә, яңгырда себерке җыймыйлар.

“Каен себеркесенә әрем, кычыткан, юкә чәчәге кушып бәйләргә кирәк”

Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим“татар халкы каен себеркесенең яхшылыгын аңлап бетерми” дигән фикердә.

– Себеркене берничә төрле үсемлекне кушып бәйләргә кирәк. Әйтик, иң уртага ак әрем куела. Эссе мунчада әрем исе шундук таралып китә, ул мунчаны да сафландыра. Әремнең тән тиресенә дә файдасы зур.

Реклама

Шуннан соң әрем янына ике озын кычыткан куела. Мунчада, кайнар суда пешекләгәч, ул чакмый башлый. Кычыткан согы, чабынганда, тәнгә үтеп керә. Ул күзәнәкләрне чистарта, яңарта.

Кычытканнан соң, ике кечкенәрәк юкә ботагы куела. Ул менә чәчәк ата башлады инде. Юкәдә бал исе бар. Ул мунчада җебеп китә һәм балның хуш исе тарала, - диде Гәрәй Рәхим.

“Чия себеркесе буыннарны дәвалый, әрекмән себеркесе кан тамырларын киңәйтә”

Ул шулай ук “экзотик” саналган себерке вариантларын да санап үтте.

– Яшь чия ботакларыннан җыйган себерке белән чабынганыгыз бармы сезнең? И, аның тәме! Ул шулкадәр файдалы, тәнне һәм буыннарны дәвалый. 

Аннан соң гади әрекмән себеркесе. Аны 6-7 зур яфрактан бәйлиләр. Бу себерке белән башны чабарга кирәк. Ул кан тамырларын киңәйтә, баш авырту, кан басымы уйнаганда ярдәм итә. Себерке ясамасаң да, аны башка ябып йөрергә кушалар. Әмма әрекмән себеркесе – бөтенләй файдалы әйбер ул.

Артыш куагыннан ясалган себеркенең дә сихәте дә зур. Аны 10-15 яшь ботактан бәйлиләр. Артыш себеркесе чәнчи, әмма шуңа карамастан, аның белән тәнне ияләштерә-ияләштерә, сак кына чабарга кирәк. Шул чәнчү вакытында аның файдалы матдәләре тәнгә керә. Артыш себеркесе белән аеруча да билне, муенны, җилкә өлешләрен чабалар, - ди себеркенең тәмен белүче Гәрәй абый.

“Питраудан соң тагын бер атна дәвамында себерке җыярга була әле”

Ул мунча себеркесе җыю өчен иң кулай вакытны да әйтте.

“Питрау җитте – җәй бетте” дигән сүз бар. Мунча себеркесе Питрау чорына җитешә. Питраудан соң (12 июль) тагын бер атна дәвамында себерке җыярга була. Аннан соң ул картая башлый. Файдалы үзлекләре калмый. Себеркене кояш кыздырганда җыймыйлар. Аңа йә иртән-иртүк, йә көн сүрелгәч кенә баралар. Әзер себеркеләрне дә кояш күрергә тиеш түгел. Аларны караңгы, җиләс урында киптерәләр. Моның өчен иң кулай урын – өй чормасы, - диде Гәрәй Рәхим.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/avyil/pitrauga-kad-r-m-annan-so-ber-atna-chyn-seberke-b-yli-torgan-vakyt-kaen-mari-chiya-artysh-im-n-pinne/?sphrase_id=9830

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X