Сарманлылар битарафлыкның «тамырлар»ын эзлиләр

.

Атаклы музыкант һәм җырчы Егор Летов күз алдына китереп булган барлык әйберләрдән дә иң куркынычы, гөнаһлысы, коточкыч кичергесезе дип битарафлыкны санаган. Уйлап карасаң, әлеге кимчелек – чыннан да, бик куркыныч бит. Кызганычка каршы, соңгы арада ул киң таралыш таба. Битарафлык нәрсәдән килеп чыга соң?
Иң элек шуны танырга кирәктер: ваемсызлык – аерым бер кешенең яки гаиләнең генә түгел, ә бөтен җәмгыять проблемасы. Әйе, бу «чир» дә йогышлы булып чыкты, тиз арада халык арасына үтеп керде. Әлбәттә, ул бер көн эчендә генә барлыкка килмәгән, еллар дәвамында үз сәгатен көтеп, һаман да көчәеп яткан. Зәхмәт шулай бит ул, организмның иң көчсезләнгән чагында килеп чыга. Организм буларак әлеге очракта нәкъ менә җәмгыять тора.
Салкын караш кешенең үз өстенә җаваплылык алудан куркудан башлана, дисәк, һич ялгыш булмастыр. Моны җавапсызлык белән бутамагыз, чөнки үз өстеңә җаваплылык алудан курку белән җавапсызлык – икесе ике төрле төшенчә. Ә бу курку нәрсәдән килеп чыга соң? 
Күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 3 декабрь санын укыгыз.

pixabay.com сайтыннан фото
Ильназ Сираев язмасы 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде