САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар бүген Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәләр

Бүген - 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

Ул 2005 елдан бирле бәйрәм ителә. Ил халкының 70 проценты бу көннең бәйрәм икәнен белсә дә, аның Россия халкының бердәмлеген һәм көчен белдерүче бәйрәм икәнен белми. 1612 елда Түбән Новгород шәһәреннән Кузьма Минин Польша басып алучыларына каршы халыкны көрәшкә чакыра. Нәтиҗәдә князь Пожарский җитәкчелегендә Мәскәү дошманнан азат ителә. Соңыннан князь Кызыл Мәйданда бәрелеш вакытында янган чиркәү урынына икенчесен салдыра. Соңрак шушында ук Казан соборы салына.
1649 елда бу көн бәйрәм көн дип игълан ителә, ләкин 1917 елгы революциядән соң бетерелә. 2004 елда ул кабат торгызыла. Әлеге бәйрәм бөек җиңүләрнең берсен искә төшерү белән беррәттән, Россиянең күпмилләтле ил икәнлеген һәм бердәм көч белән теләсә-кайсы дошманны җиңәргә мөмкинлеген дә искәртә.
Бүген шулай ук – Касса аппараты һәм Үз-үзеңне кайгырту көннәре дә.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев