САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар әҗәтләрен түлиләрме?

Бү­ген­ге көн­дә ра­йонның күпкатлы йортларында яшәүче хал­ык­ның то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен 28 мил­ли­он сум­га якын әҗә­те бар. Аның 8 мил­ли­он 380 мең сум­нан ар­ты­гы бу­ен­ча суд аша эз­ләп алу ту­рын­да ка­рар чы­га­рыл­ган. Бу исә - әле­ге сум­ма суд прис­тав­ла­ры та­ра­фын­нан мәҗ­бү­ри эз­лә­неп алы­на­чак, ди­гән сүз. Бу хак­та 16 но­ябрь­дә Җә­лил по­се­ло­гын­да...

Бү­ген­ге көн­дә ра­йонның күпкатлы йортларында яшәүче хал­ык­ның то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен 28 мил­ли­он сум­га якын әҗә­те бар. Аның 8 мил­ли­он 380 мең сум­нан ар­ты­гы бу­ен­ча суд аша эз­ләп алу ту­рын­да ка­рар чы­га­рыл­ган. Бу исә - әле­ге сум­ма суд прис­тав­ла­ры та­ра­фын­нан мәҗ­бү­ри эз­лә­неп алы­на­чак, ди­гән сүз.

Бу хак­та 16 но­ябрь­дә Җә­лил по­се­ло­гын­да ра­йон, оеш­ма җи­тәк­че­лә­ре, про­ку­ра­ту­ра вә­кил­лә­ре һәм баш­ка­лар кат­на­шын­да мах­сус ки­ңәш­мә дә уз­ды­рыл­ды. Без, әле­ге мәсь­ә­лә­гә ачык­лык кер­тү­ен үте­неп, фе­де­раль суд прис­тав­ла­ры хез­мә­те­нең ра­йон бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ра­мил Фәр­хет­ди­нов­ка мө­рә­җә­гать ит­тек.

- Чын­нан да, бү­ген­ге көн­дә без­дә юга­ры­да әй­тел­гән әҗәт­ләр бу­ен­ча 149 эш бар. Әҗәт­ле­ләр­нең кү­бе­се - 100 дән ар­ты­гы - Җә­лил по­се­ло­гын­да, 17 се Сар­ман­да яши. Пет­ров­ка За­вод авы­лын­да да 6-7 ке­ше­нең то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр бу­ен­ча әҗәт­лә­ре бар. Әҗәт­лә­ре иң күп җы­ел­ган­нар да - Җә­лил по­се­ло­гын­нан. Әй­тик, бе­рәү­нең - 364 мең сум, та­гын бер ке­ше­нең - 295 мең сум, өчен­че­се­нең 245 мең сум әҗә­те бар. Тү­лә­мә­гән оч­рак­та бу әҗәт­ләргә агымдагы әҗәтләр дә өстәлә. Алар­ эченә дәү­ләт пош­ли­на­сы да керә.

Әҗәт­лә­рен ирек­ле рә­веш­тә тү­ләү­че­ләр бик аз. Кү­бе­сен суд аша мәҗ­бү­ри рә­веш­тә эз­ләп ала­быз. Мә­сә­лән, бү­ген­ге көн­дә өлеш­чә 544 мең сум эзләп алын­ды. Әҗәт­лә­рен, күп­ләп җы­ел­ган­лык­тан, ту­лы­сын­ча кап­лау­чы­лар шу­лай ук аз. Фев­раль аен­да, мә­сә­лән, 60 мең сум­га ике эш, ав­густ аен­да - 103 мең сум­га ту­гыз эш, но­ябрь­дә 40,5 мең сум­га бер эш ябыл­ды.

77 ке­ше­гә чит ил­гә чы­гу бу­ен­ча чик­ләү, 58 ке­ше­нең мөл­кә­те­нә тыю, 47 ке­ше­нең сче­ты­на арест са­лын­ды, 6 ке­ше­нең ма­ши­на­сы­на ЮХИ­ДИ­га тот­кар­лау өчен хә­бәр би­рел­де. Мөл­кәт­кә арест­лар са­лын­ма­ды, чөн­ки күп әҗәт­ле­нең өен­дә алыр әй­бер­се юк. 24 ке­ше­нең әҗә­те ай са­ен - эш уры­нын­нан, 23 ке­ше­нең пен­си­я­сен­нән то­тып ка­лы­на.

Реклама

Күп­тән тү­гел яңа за­кон ка­бул ител­де. Без аны "са­мо­ре­а­ли­за­ци­я" дип атый­быз. Аның ни­ге­зен­дә суд прис­тав­ла­ры­на 30 мең сум­га ка­дәр бә­я­дә әй­бер­не бә­я­ләү, мөл­кәт­кә арест са­лу хо­ку­кы би­рел­де. Әй­тик, әҗәт­ле­нең 2 те­ле­ви­зо­ры бар икән, аның бер­се­нә арест са­лып, ху­җа­ның үзен­нән сат­ты­рып, әҗә­тен тү­лә­тә ала­быз. Мо­ның өчен аңа 10 көн ва­кыт би­ре­лә. Шу­шы ва­кыт эчен­дә мөл­кә­тен сат­мый­ча да ак­ча та­ба ал­са, шу­ның бе­лән тү­ләү дә рөх­сәт ите­лә. Әҗә­те тү­лән­гән­нән соң гы­на, мөл­кәт­кә са­лын­ган арест алы­на. Әгәр ак­ча да та­ба ал­мый, мөл­кә­тен дә са­та ал­мый икән, арест са­лын­ган мөл­кә­те мәҗ­бү­ри са­ту­га җи­бә­ре­лә.

Әҗәт­ле ту­рын­да мәгъ­лү­мат­лар көн са­ен яңар­ты­лып то­ра. Егер­ме­дән ар­тык банк­ка, ЮХИ­ДИ, тер­кәү па­ла­та­сы­на һәм баш­ка­лар­га да­и­ми зап­рос­лар җи­бә­ре­лә. Шу­ны ис­тә то­тар­га ки­рәк: озак ва­кыт тү­лән­мә­гән әҗәт өчен шт­раф та са­лы­на, әҗәтне 5 көн эчен­дә тү­лә­мә­сә, башкарма җыем да алына. Яңа ел­дан за­кон­нар­ның та­гы да кат­гый­ла­нуы кө­те­лә. Мә­сә­лән, әҗәт­ләр­гә пе­ня да са­лы­на баш­ла­я­чак һәм баш­ка ча­ра­лар кү­ре­лә­чәк.

Ки­ңәш­мә­дә әҗәт­ләр­не тү­лә­тү бу­ен­ча эш­не кат­гый конт­роль­гә алу, ида­рә­че ком­па­ния, хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры вә­кил­лә­ре һәм баш­ка­лар бе­лән бер­лек­тә ат­на са­ен рейд­лар, да­и­ми рә­веш­тә ки­ңәш­мә­ләр үт­кә­рү бу­ры­чы ку­ел­ды. Һәр әҗәт­ле­гә конт­роль та­гы да кө­чә­я­чәк. Тү­лән­мә­гән мил­ли­он­нар йорт­лар­га ка­пи­таль ре­монт ясау һәм баш­ка шу­ның ке­бек эш­ләр­не тот­кар­лый.

Шу­ны әй­тә­сем ки­лә: әҗәт­ле­ләр ара­сын­да мөм­кин­ле­ге бу­лып та әҗәт тү­ләү­гә сал­кын ка­рау­чы­лар бар. Әй­тик, эш­ли­ләр дә, хез­мәт ха­кы да ала­лар, кре­дит та рәс­ми­ләш­тер­гән­нәр, әм­ма кре­ди­тын тү­ли, то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен - юк. Ә алар­ны ба­ры­бер тү­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк, шу­ңа кү­рә җы­яр­га ки­рәк тү­гел. Бү­ген­ге көн­дә шә­һәр­ләр­дә җы­лы су­ны өзү, ка­на­ли­за­ци­я­не то­ма­лау ке­бек кат­гый ча­ра­лар да кү­рә­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X