САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурска фотоларны 6 июльгә кадәр җибәрә алалар

Без бүген, 1 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурска йомгак ясарга тиеш идек. Тик анда катнашучылар берәү генә булды - Сарманнан Мөхетдиновлар гаиләсе. Шуңа күрә без, йомгак ясауны бераз чигереп, аны 6 июльгә кадәр озайттык. Шулай булгач, ашыгыгыз - сезнең туй көннәрегездә төшкән фотоларыгызның иң уңышлысы дип уйлаганнарын...

Без бүген, 1 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган конкурска йомгак ясарга тиеш идек. Тик анда катнашучылар берәү генә булды - Сарманнан Мөхетдиновлар гаиләсе. Шуңа күрә без, йомгак ясауны бераз чигереп, аны 6 июльгә кадәр озайттык. Шулай булгач, ашыгыгыз - сезнең туй көннәрегездә төшкән фотоларыгызның иң уңышлысы дип уйлаганнарын сайлап, үзегез турында бер-ике җөмлә мәгълүмат язып, sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына яки редакциягә җибәрергә вакытыгыз бар әле.

Исегезгә төшерәбез, Җиңүче гаилә "лайк"лар буенча билгеләнәчәк һәм алар турында язма район газетасының "Яратам" сәхифәсендә бастырылып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев