САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче Гыйлмөхәммәт абыйны юбилее белән котладылар

Сугыш ветераны Хәмитов Гыйлмөхәммәт Зыятдин улына 95 яшь тулды. Ветеранны олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул аңа ихлас теләкләрен җиткереп, истәлек бүләге һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлнара Хуҗина, туган якны өйрәнү музее директоры...

Сугыш ветераны Хәмитов Гыйлмөхәммәт Зыятдин улына 95 яшь тулды. Ветеранны олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул аңа ихлас теләкләрен җиткереп, истәлек бүләге һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлнара Хуҗина, туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кашипова, балалары, ветеранның элекке хезмәттәшләре, якыннары тәбрикләделәр. Гыйлмөхәммәт абыйның тормыш юлын музей хезмәткәрләре кинога төшергәннәр. Кичәне район ветераннар һәм пенсионерлар берлеге бик матур һәм эчтәлекле итеп әзерләгәннәр. Нурсинә Хәйруллина җитәкчелегендә иң матур җырлар, моңнар юбилярга багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев