САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда яшәүче Галим абыйга 95 яшь

Сарман авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Галим Миннехуҗа улы Хәлилов быел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Быел, диюебезнең сәбәбе бар - 25 декабрьдә туса да, аның паспортына туган көне итеп ямьле, җылы, бакчаларда мул булып җиләк-җимеш, яшелчә өлгергән җәй көне - 25 июль язылган. Хәер, башыннан алып ахырына...

Сарман авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Галим Миннехуҗа улы Хәлилов быел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Быел, диюебезнең сәбәбе бар - 25 декабрьдә туса да, аның паспортына туган көне итеп ямьле, җылы, бакчаларда мул булып җиләк-җимеш, яшелчә өлгергән җәй көне - 25 июль язылган.

Хәер, башыннан алып ахырына кадәр фронтның утлы юллары буйлап үткән ветеранга елга ике туган көн һич кенә дә артык түгелдер.
Галим ага хәрби хезмәткә 1939 нчы елның сентябрендә алына.
- Немецлар сугыш башлагач, иң авыры безгә эләкте. Латвия, Эстония җирләрен калдырырга туры килде. Корабльләргә төялеп, Ленинградка юл тотканда, дошман самолетлары бомбага тотты. Аларның берсе безнең корабльгә дә тиде. Ул бата башлагач, диңгезгә сикердек. Бик күп кеше, ярдәм сорап кычкыра-кычкыра, су төбенә китте. Аларның үзәк өзгеч тавышлары хәзер дә колагымда яңгырый сыман, - дип искә ала ул. Аннан соң Ленинград блокадасының бөтен ачысын татый, Ладога күле аша "тормыш юлы"н салыша. Бөек Җиҗүне Балтыйк диңгезе буенда каршы ала. Сугыш беткәч тә, эчке дошманнарга каршы көрәшергә туры килә. Туган якларына 1950 нче елда гына кайта һәм гомер буе җаваплы хезмәтләр башкара. 45 ел буе куйган тырыш хезмәте өчен күп төрле бүләкләргә лаек була.
Галим аганы олы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Әхмәдуллин тәбрикләделәр, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Нәфис Закировның тәбрик сүзләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Быел Галим ага йортында тагын бер олы бәйрәм көтелә - аның үзе кебек олы тормыш юлы үткән, гомер буе җаваплы органнарда намуслы хезмәт куйган Әнисә апа Зарипова белән гомер кичерүләренә 65 ел тула.
Без дә аларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез. Бергә-бергә тагын бик күп еллар гомер кичерергә, якыннары янәшәсендә бик күп юбилейларны билгеләп үтәргә, җылы язларны парлап каршы алырга язсын аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев