САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда тыл ветераннарын хөрмәтләделәр

Бүген, 7 май көнне, Сарман сәнгать мәктәбе бинасында урнашкан кафеда чәй табыны артында район үзәгендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Очрашу районның имам- мөхтәсибе Сәед хәзрәтнең чыгышы белән башланды, ул өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның яңа китабын бүләк итте. Соңыннан өлкәннәрне Бөек Җиңүнең 70...

Бүген, 7 май көнне, Сарман сәнгать мәктәбе бинасында урнашкан кафеда чәй табыны артында район үзәгендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы үткәрелде. Очрашу районның имам- мөхтәсибе Сәед хәзрәтнең чыгышы белән башланды, ул өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның яңа китабын бүләк итте. Соңыннан өлкәннәрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде.

- Бу шатлыклы, олы бәйрәмдә сезнең дә өлешегез бар. Сез яулашкан тынычлык мәңгелек булсын, кабат сугыш уты кабынмасын, - диде ул, өлкәннәргә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхетле картлык теләп.

Бүген шулай ук - тыл һәм хезмәт ветераны Гөлҗәүһәр апа Салихованың 90 яшьлек юбилее. Гомер бәйрәме белән котлап, Гүзәл Гәрәева аңа иң изге теләкләрен җиткерде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Гөлҗәүһәр апа сугыш һәм аннан соңгы елларда халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куйган, район Башкарма комитетының җир бүлегендә, орлыкчылык лабораториясендә, сәүдә өлкәсендә һәм башка урыннарда, лаеклы ялга чыгар алдыннан мәдәният бүлегендә эшләгән. Тормыш иптәше - сугыш ветераны Әхмәтгалим абый белән ике кыз, ике ул тәрбияләп үстергән.

- Бу бәйрәм - минем өчен икеләтә шатлыклы. Бу көннәрне күрә алуыма бик сөенәм. Олы юбилеемның бөтен илебез халкы өчен гаять истәлекле вакыйга белән туры килүе - олы куаныч. Сугыш ветеранының тол хатыны буларак фатир да алдым. Тормышымнан бик канәгать. Безне хөрмәтләүчеләргә зур рәхмәт, - ди Гөлҗәүһәр апа.

Өлкәннәрне Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин, ветераннар советы рәисе Софья Әхмәдуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина да тәбрикләделәр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Илсур Шиһапов, Гөлнур Зөлкарнәева, сәхнә ветераны Рафис Уразаев аларны җыр аша сәламләделәр. Тыл һәм хезмәт ветераны Әнисә апа Кәлимуллина да түзмәде: халкыбызның моңлы көйләрен башкарды. Мөнҗия Шәехзадина, Азия Хәсәнова авыр сугыш елларына багышланган шигырьләрен, әсәрдән өзекләр сөйләделәр. Даимә Вәлиева, Зәйтүнә Нуретдинова хатирәләре белән уртаклаштылар. Әнисе Әнисә апаны озата килүче Хәнифә ханым сугыш еллары авырлыгын үз җилкәләрендә татыган, Бөек Җиңүне якынайтышкан өлкәннәр өчен "Җиңү көне" җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев