САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарманда "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән конкурс башланды

    "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм Сарман район балалар китапханәсе тарафыннан Мәдәният елы уңаеннан 2014 елның юбиляр язучылары Галиәскар Камал, Фатих Кәрим, Роза Хафизова, Әмирхан Еники, Энҗе Мөэминова, Зиннур Мансуров, Габдерәхим Утыз Имәни, Шамил Рәкыйпов, Мөсәгыйть Мостафин, Рәшит Бәшәр, Нур Гайсин, Дәрдмәнд (Закир Рәмиев), Муса Акъегет, Ризаэтдин Фахретдин, Шәриф Камал, Фәнзаман Баттал,...

    "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" һәм Сарман район балалар китапханәсе тарафыннан Мәдәният елы уңаеннан 2014 елның юбиляр язучылары Галиәскар Камал, Фатих Кәрим, Роза Хафизова, Әмирхан Еники, Энҗе Мөэминова, Зиннур Мансуров, Габдерәхим Утыз Имәни, Шамил Рәкыйпов, Мөсәгыйть Мостафин, Рәшит Бәшәр, Нур Гайсин, Дәрдмәнд (Закир Рәмиев), Муса Акъегет, Ризаэтдин Фахретдин, Шәриф Камал, Фәнзаман Баттал, Фаил Шәфигуллин, Бикә Рахимова, Рафаэль Төхфәтуллин, Нияз Акмал, Дамир Гарифуллин, Вахит Имамов, Факил Сафин, Мансур Сафин, Шәриф Хөсәенов, Нәкый Исәнбәт иҗатларын тирәнтен өйрәнү, татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән районкүләм конкурс игълан ителде. Конкурс 2014 елның февраль - ноябрь айларында түбәндәге шартлар буенча 2-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә:

    1) китапларны район балалар китапханәсеннән алып уку;

    2) юбиляр язучыларга, аларның иҗатына багышланган язмаларны "Сарман" газетасы редакциясенә һәм җирле радиога җибәрү;

    3) 2-5, 6-8, 10-11 сыйныф укучылары арасында иң күп китап укучы һәм "Сарман" газетасы редакциясенә, җирле радиога килгән иң эчтәлекле язмалар билгеләнәячәк.

    Конкурсны йомгаклау тантанасы 14 ноябрьдә сәнгать мәктәбендә узачак. Җиңүчеләр "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" һәм "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нең дипломнары, Мактау хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәкләр.

    Белешмәләр өчен телефоннар: 2-54-33, 2-40-31.

    Конкурсны оештыручылар

    Сарман район балалар китапханәсе

    "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"

    Мәгълүмати партнерлар

    "Сарман", "Новый Сарман" газеталары

    "Сарман" җирле радиосы

    sarman-rt.ru сайты

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: