САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Призывниклар көне үтте

Бүген Сарман сәнгать мәктәбенең кафесында Призывниклар көне үткәрелде. Анда килгән егетләрнең күбесе кулларына армиягә чакыру кәгазе алганнар инде. Шулай ук анда егетләрнең әти-әниләре, әбиләре, сеңелләре, Әфган сугышы ветераннары Рафаэль Газизуллин, Әнәс Якупов, Сарман районы буенча ДОСААФ бүлеге начальнигы Фирдәвес Ганиев килгәннәр иде. Егетләр алдында, әти-әниләрдән, Әфган сугышы ветераннарыннан кала, республика...

Бүген Сарман сәнгать мәктәбенең кафесында Призывниклар көне үткәрелде. Анда килгән егетләрнең күбесе кулларына армиягә чакыру кәгазе алганнар инде. Шулай ук анда егетләрнең әти-әниләре, әбиләре, сеңелләре, Әфган сугышы ветераннары Рафаэль Газизуллин, Әнәс Якупов, Сарман районы буенча ДОСААФ бүлеге начальнигы Фирдәвес Ганиев килгәннәр иде. Егетләр алдында, әти-әниләрдән, Әфган сугышы ветераннарыннан кала, республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, Илнур хәзрәт, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясадылар. Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Булат Әхмәдуллин егетләргә истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. Булачак солдатлар исеменнән Карашай Саклау авылы егете Илнар Хөсәенов сөйләде. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре барысын да матур җырлар белән сөендерде.

Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев