САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда нәсел җебен өзми саклаучы гаиләләр очраштылар

Бүген район мәдәният йортында «Тарихта без эзлебез. — Эхо веков в истории семьи» шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде.

Анда Сарманнан Идрисовлар, Яхшыбайдан Наримановлар, Җәлил бистәсеннән Якуповлар нәселләре чыгыш ясадылар.

Әлеге чараны Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты ел саен оештыра. Ул милли гореф-гадәтләр нигезендә буыннар чылбырын саклау, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту кебек кыйммәтләргә юнәлдерелгән. 
Бәйгедә катнашучы гаиләләр иң элек милли һәм гаилә традицияләрен саклаучы ризыклардан әзерләнгән мул табынлы күргәзмәләрен тәкъдир иттеләр. Моның өчен һәрберсенә өчәр минут вакыт бирелде. Аннан сәхнәдә чыгыш ясап, «Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәсел» визит карточкасын тәкъдим иттеләр. Катнашучылар концерт номерлары ярдәмендә, милли киемнәрдән нәселләре белән таныштырдылар. Моның өчен 7 минут вакыт каралган иде. Мәртәбәле жюри таләбе буенча барлык гаиләләр дә регламент сакларга тиешләр иде.

Нәтиҗәдә Якуповлар башкалардан өстенрәк булып чыктылар. Алар район данын республикада — зона ярышларында яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев