Сарманда мини- футбол ярышы узды
21 февральдә 1 номерлы балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбенең залында Ватанны саклаучылар көненә багышлап мини- футбол ярышлары узды. Ярышта 5 команда катнашты: Илексаз, Мортамак, Азалак мәктәп командылары һәм Сарманнан ике команда ( Сарман 2000- Сарман- 2002). Ярыш бик дәррәү генә башланып китте, һәр команда да ныклы итеп әзерләнеп килгән иде....
21 февральдә 1 номерлы балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбенең залында Ватанны саклаучылар көненә багышлап мини- футбол ярышлары узды. Ярышта 5 команда катнашты: Илексаз, Мортамак, Азалак мәктәп командылары һәм Сарманнан ике команда ( Сарман 2000- Сарман- 2002). Ярыш бик дәррәү генә башланып китте, һәр команда да ныклы итеп әзерләнеп килгән иде. 3 нче урынга Илексаз мәктәбе чыкты, 2 нче урын Сарман- 2002 командасы, 1 нче урын Сарман- 2000 командасы. Һәр команда медаль, грамота һәм призлар белән бүләкләнде.
Ярышның спонсоры " Электроника" магазины хуҗасы Рауф Рафаэлович Фатыхов булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев