САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда иң яхшы йөгерүчеләр билгеле булды

21 сен­тябрь­дә Сар­ман­ның "Старт" чаң­гы үзә­ген­дә Бө­тен­рос­сия йө­ге­рү кө­не кы­са­ла­рын­да "Милләтләр кроссы-2013" уз­ды. Әле­ге ярыш­та бар­лы­гы 300дән артык ке­ше кат­наш­ты. Һәр ел­да­гы­ча ба­ла­лар, яшүс­мер­ләр, ха­тын-кыз­лар һәм ир-ат­лар үз­лә­ре­нең көч­лә­рен сы­на­ды. Ил­дан Шә­ри­пов, Алек­санд­ров­ка мәк­тә­бе­нең 7 сый­ныф уку­чы­сы: - Без Алек­санд­ров­ка мәк­тә­бен­нән 21 ке­ше кил­дек. Үзем йө­ге­рү бе­лән бер ел ти­рә­се...

21 сен­тябрь­дә Сар­ман­ның "Старт" чаң­гы үзә­ген­дә Бө­тен­рос­сия йө­ге­рү кө­не кы­са­ла­рын­да "Милләтләр кроссы-2013" уз­ды. Әле­ге ярыш­та бар­лы­гы 300дән артык ке­ше кат­наш­ты. Һәр ел­да­гы­ча ба­ла­лар, яшүс­мер­ләр, ха­тын-кыз­лар һәм ир-ат­лар үз­лә­ре­нең көч­лә­рен сы­на­ды.

Ил­дан Шә­ри­пов, Алек­санд­ров­ка мәк­тә­бе­нең 7 сый­ныф уку­чы­сы:

- Без Алек­санд­ров­ка мәк­тә­бен­нән 21 ке­ше кил­дек. Үзем йө­ге­рү бе­лән бер ел ти­рә­се шө­гыль­лә­нәм. Көн са­ен ди­яр­лек йө­ге­рер­гә чы­гам, ат­на­га бер тап­кыр Җә­лил­гә тре­ни­ров­ка­га йө­рим. Бү­ген­ге ча­ра­да 1 нче урын алу­ым­да без­нең тре­нер Вла­ди­мир Пе­ре­то­рин­ның да өле­ше зур.

За­ри­на За­ха­ро­ва, Сар­ман ур­та мәк­тә­бе­нең 2 сый­ныф уку­чы­сы:

- Ми­нем элек кат­наш­ка­ным юк иде мон­дый йө­ге­рү­дә, бү­ген әни­ем алып кил­де. Ул ми­ңа көч би­реп тор­ды. Бе­рен­че урын ала ал­ма­дым, ә ба­ры­бер оша­ды. Икен­че ел­га да кат­на­шыр­га те­лим.

Зөл­фия Фәт­та­хо­ва, пен­си­о­нер, Сак­лау­баш авы­лы:

- Мин спорт бе­лән яшь­тән үк шө­гыль­лә­нәм. Йө­ге­рәм, чаң­гы­да шу­ам, әз­рәк йө­зәм. Көн дә бул­ды­ра ал­ма­сам да, йө­ге­рер­гә ты­ры­шам. Үзем өчен, әк­рен ге­нә, өчәр ки­ло­метр йө­ге­реп ке­рәм. Уңыш­ла­рым да бар, рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча пен­си­о­нер­лар спар­та­ки­а­да­сын­да йө­ге­рү бу­ен­ча 8 нче урын ал­дым. Шу­шын­дый ярыш­лар­ны яра­там, кө­теп алам. Яшь­ләр­не дә сә­ла­мәт тор­мыш рә­ве­шен алып ба­рыр­га ча­кы­рам.

Сүз уңа­ен­нан

Ра­йон хал­кы­ның 29,8 про­цен­ты да­и­ми рә­веш­тә спорт бе­лән шө­гыль­лә­нә.

Призерлар

2000 нче ел­гы һәм ан­нан ке­че­рәк яшүс­мер­ләр (1 км): Илдан Шәрипов - 1нче урын, Илмир Ризатдинов - 2нче урын, Айнур Ногманов - 3нче урын.

2000 нче ел­гы һәм ан­нан ке­че­рәк кыз­лар (1 км): Яна Гыйляҗева - 1нче урын, Илвира Ганиева - 2нче урын, Юлия Тузеева - 3нче урын.

1998-1999 нче ел­гы яшүс­мер­ләр (2 км): Илдар Хән­нәнов - 1нче урын, Айтуган Гәрәев - 2нче урын, Илмир Гулов - 3нче урын.

1998-1999 нчы ел­гы кыз­лар (2 км): Илвира Кубиева - 1нче урын, Альбина Нуруллина - 2нче урын, Айсылу Сәләхова - 3нче урын.

1996-1997 нче ел­гы яшүс­мер­ләр ( 4 км): Рөстәм Сабиров - 1нче урын, Айрат Мәҗитов - 2нче урын, Шамил Гайнетдинов - 3нче урын.

1996-1997 нчы ел­гы кыз­лар ( 2 км): Гөлия Нуртдинова - 1нче урын, Анна Тимофеева - 2нче урын, Рәвилә Гатауллина - 3нче урын.

1983-1995 нчы ел­гы ир-ат­лар (4 км): Алмаз Хәсәнов - 1нче урын, Айзат Шәфигуллин - 2нче урын, Артур Шәймарданов - 3нче урын.

1983-1995 нчы ел­гы ха­тын кыз­лар (2 км): Анна Муханова - 1нче урын, Алсу Зиазетдинова - 2нче урын, Елена Павлова - 3нче урын.

1982-1968 нчы ел­гы ир-ат­лар (2 км): Рамил Залилов - 1нче урын, Илдар Гәрәев - 2нче урын, Рамил Сәхбутдинов - 3нче урын.

1982-1968 нчы ел­гы ха­тын кыз­лар (2 км): Татьяна Малова - 1нче урын, Гөлнара Хәдиуллина - 2нче урын, Гөлнара Сәетова - 3нче урын.

1967 нче ел­гы һәм ан­нан өл­кән­рәк ир-ат­лар (2 км): Фәрит Гыйләҗев - 1нче урын, Басыйр Хаков - 2нче урын, Нәфис Махмуров - 3нче урын.

1967 нче ел­гы һәм ан­нан өл­кән­рәк ха­тын кыз­лар (2 км): Зөлфия Фәттахова - 1нче урын, Асия Хәбибуллина - 2нче урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев