САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда айныткычлар булырмы?

Бүген – 7 ноябрь – Айныткычларның туган көне дә. Ул рәсми рәвештә билгеләп үтелми.

Шулай да әлеге система бик озак вакытлар яшәп килә. Россиядә беренче айныткыч 1902 елда Тулада барлыкка килгән һәм аның максаты айнык булмаган гражданнарны түләүсез рәвештә төн кундырып чыгу, аларга квалификацияле ярдәм күрсәтү булган. Россиядә соңгы айныткыч 2011 елда гына бетерелә һәм исерекләр белән эшләүне хастахнәләргә йөклиләр. Бүгенге көндә илнең 20 субъектында айныткычлар медицина, социаль һәм башка дәүләт учреждениеләре базасында эшлиләр. Ләкин аларны оештыру процессы закон тарафыннан билгеләнмәгән.
Күп россиялеләр айныткычларны яңарту кирәклеге турында әйтәләр. Дәүләт Думасы исә Россиядә айныткычлар системасын яңарту турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Ләкин проектта субъектларда ачылачак мондый учреждениеләрнең исерек россиялеләргә ярдәм итә алмаячагы, чөнки мондый ярдәмне “социаль ярдәм” чарасына кертеп булмаячагы турында да әйтелә. Документта проектның яклау тапканлыгы әйтелсә дә, мондый учреждениеләрнең хокукый статусы һәм аларда күрсәтеләчәк ярдәм төрләре әле билгеләнмәгән. Документта айныткычларны муниципаль-шәхси партнерлык базасында ачарга һәм аңа эләгүчеләрдән түләү алырга, медицина тикшерүен пациентның ризалыгыннан башка үткәрергә тәкъдим ителә.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев