САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман "Ялкын" командасы Лениногорскидан өченче урын алып кайтты

1 февральда Лениногорск шәһәрендә картинг буенча Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш Кубогының IV этабы үтте. Бу «Шифа» сәүдә-җитештерү челтәре Кубогына икенче традицион кышкы узышлар булды. Ярышлар «Кадет» (8-16 яшь), «125-А» (12-16 яшь), «125-Б» (15-18 яшь), «Национальный» (16 яшь һәм өлкәнрәкләр), «Honda-GX» (9-16 яшь), «Ротакс-макс» һәм «Чезет» (18 яшь һәм өлкәнрәкләр) классларында уздылар....

1 февральда Лениногорск шәһәрендә картинг буенча Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш Кубогының IV этабы үтте. Бу «Шифа» сәүдә-җитештерү челтәре Кубогына икенче традицион кышкы узышлар булды. Ярышлар «Кадет» (8-16 яшь), «125-А» (12-16 яшь), «125-Б» (15-18 яшь), «Национальный» (16 яшь һәм өлкәнрәкләр), «Honda-GX» (9-16 яшь), «Ротакс-макс» һәм «Чезет» (18 яшь һәм өлкәнрәкләр) классларында уздылар. «Кадет» классында Сарман гимназиясенең алтынчы сыйныф укучысы Алмаз Ахмедов икенче урын алды, өченче сыйныф укучысы Артур Заһиров алтынчы булды, Сарман урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Булат Нигъмәтҗанов дүртенче булып финишка килде. «125-А» классында гимназиянең алтынчы сыйныф укучысы Риналь Сабиров өченче урынны яулады, Айрат Фәрхетдинов аның артыннан дүртенче килде. Әлмәт политехника көллияте студенты Илһам Шакиров «125-Б» классында өченче булды.

Гомумкоманда зачетында «Ялкын» командасы өченче урын алды. Лениногорск командасы - беренче, Октябрьск командасы икенче булды.

Аида Габдрахманова, «Ялкын» картинг-клубы педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев