САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман урта мәктәбенең яшь армиячеләре яңа җиңүләренә әзерләнәләр

    15 нче сентябрьдә Республиканың «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә «Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-спорт уенының зона этабы узды.

    Биредә 7 муниципаль районнан 7 команда катнашты. Уенда катнашу өчен Сарман урта мәктәбе командасы (җитәкчесе Габдуллин Г.А.) чакырылган иде. "Алга, яшь армиячеләр!" хәрби-спорт уены өлкән сыйныф укучылары өчен гаять әһәмиятле: ул патриотлар, рухи-әхлакый һәм физик яктан камил кеше тәрбияләргә ярдәм итә. Егетләр һәм кызларда кыюлык, тәвәккәллек, тәртиплелек кебек сыйфатлар арта. Өстәвенә бу - егетләрне Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерләү һәм аларның физик чыныкканлыгы да әле.

    Уен программасы кызыклы булды. Бәйге 3 өлештән торды: балалардан тарихны тирәнтен белүне таләп иткән теоретик конкурс, «ГТО» спорт программасы (60 метр йөгерү, Калашников автоматын сүтү һәм җыю, пневматик винтовкадан ату, кулларда күтәрелү һәм башка ярышлар), «Хәрби тактик уеннар”.

    Команда граната ату буенча 1 нче, теория буенча 1 нче, 60 метрга йөгерү буенча 2 нче, “Хәрби тактик уеннар” буенча 3 нче урынны алды. Рахимов Райнур граната ату буенча 1 нче, Хуҗин Илһам 2 нче( 60 метрга йөгерүдә 2 нче урын), Шарипов Илназ, Ильясова 3 нче урыннарны( автомат сүтеп җыюда 3 нче урын) яуладылар.

    Күрсәткечләр балаларның тормыш иминлеге нигезләре, физкультура дәресләрендә әйбәтләп әзерләнүләре, мәктәптә үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә, спортны үстерүгә зур игътибар турында сөйли.

    Уен нәтиҗәләре буенча Сарман урта мәктәбе командасы 2 нче урынны яулады һәм бөтенроссия хәрби-спорт уенының Республика этабында катнашу хокукына ия булды. Алда аларны яңа сынаулар көтә. Шулай дәвам итегез! Булдырасыз, яшь армиячеләр!

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: