САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укучылары социаль хезмәт үзенчәлекләре белән таныштылар

19 нчы октябрьдә «Турникетларсыз атна» Бөтенрәсәй акциясе кысаларында Сарман урта мәктәбе”нең 8 нче сыйныф укучылары өчен "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә экскурсия оештырылды.

 “Кайсы гына заманда яшәсәң дә, бу социаль хезмәт иң кирәкле, иң игелекле эшләрнең берсе булып кала. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге - гражданнарга, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә, балаларга социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы учреждение, социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, психологик-педагогик, социаль-хокукый хезмәтләр һәм матди ярдәм күрсәтә, гражданнарны, гаиләләрне һәм балаларны социаль җайлаштыру һәм тернәкләндерү үткәрә,”- дип башлады үзенең чыгышын өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Рәфыйкова .

Ул балаларны үзләренең эш үзенчәлекләре белән таныштырды.

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Харисова Камәрия Рәис кызы укучылар белән тренинг үткәрде. Ул укучыларга үз-үзеңне тотуның төрле төрләрен аңларга, аларның нәтиҗәләрен бәяләргә мөмкинлек бирде, психологик сәламәтлекне яхшыртуга ярдәм итте. Чарадан соң балалар өчен үзәк буенча экскурсия оештырылды.

Аралашу нәтиҗәле булды, очрашуга кызыксынган укучылар килде, алар сораулар бирделәр, тулы җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев