САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарман табибы картлыкка бирешмәү юлларын күрсәтә

Астенияне һәм гериатрик синдромнарны кисәтеп һәм контрольдә тотып була.

Ул безгә кагылмас кебек тоелса да, еллар үтә барган саен, көчләрнең элеккечә түгел икәнлеген, сәламәтлекнең дә какшый баруын сизәбез. Район поликлиникасының табиб-гериатры Алсу Габдрахманова белән шул хакта сөйләшәбез.
Алсу Раиловна, картлык нәрсә ул?
Организмның картаюы картлык астениясе белән бәйле. Аның билгеләре – гомуми хәлсезлек, активлык, гәүдә авырлыгы кимү, хәрәкәт авырлашу. Шулай ук бәвел тотмау, йөреш бозылу, егылу һәм сөякләр сыну, күз күреме, ишетү сәләте, хәтер һәм кәеф начарлану күзәтелергә мөмкин. Өлкән кешенең башкалар ярдәменә мохтаҗлыгы арту да ихтимал. Җыеп кына әйткәндә, астения организмның күп системаларының физиологик резервлары һәм функцияләре кимү белән характерлана. Бу сәламәтлеккә кире йогынты ясый.
Картлык астениясе кемнәрдә һәм кайчан була?
Ул 60-65 яшьтән соң барлыкка килә, олыгайган саен, аның барлыкка килү ихтималы арта бара. 65 яшьтән өлкәннәрнең 10 процентында астения күзәтелә һәм ул күбрәк хатын-кызларда була. Әлеге синдром 85 яшьтәгеләрнең 26,1 процентында очрый. Аның барлыкка килүенә, үсүенә физик активлыкның түбән дәрәҗәдә булуы, социаль изоляция, шикәр авыруы кебек чирләр дә йогынты ясый. 
Ул нәрсәсе белән куркыныч?
Вакытлар үтү белән, астения синдромлы кешеләрнең башкалар  ярдәменә мохтаҗлыгы арта бара. Башлангыч стадиядә йөрү, баскычтан күтәрелү авырлашса, соңрак юыну, киенү, өйдә йөрү өчен дә кеше ярдәме кирәк була башлый. Егылу, сөякләр сыну, травма алу ихтималы да арта. Остеопороз, акрынайган рефлекслар җиңелчә генә егылудан соң да җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Шунлыктан өлкәннәр арасында үлем-китем һәм инвалидлык – максималь дәрәҗәдә.
Картлык астениясен кисәтеп яки  дәвалап буламы?
Аны һәм башка гериатрик синдромнарны кисәтеп һәм контрольдә тотып була. Моның өчен физик һәм социаль яктан актив булып калырга, рациональ тукланырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, даими рәвештә медицина тикшерүләре үтеп торырга, табиб киңәшләрен үтәргә кирәк.
Физик активлык, дидегез. Моңа ачыклык кертсәгез иде. 
Мускул массасы һәм функцияләре югалу астения барлыкка килү өчен төп сәбәп булып тора. Даими күнегүләр ясау, аксымлы ризыклар ашау бу авыруны кисәтүдә зур роль уйный. Болар кәефне күтәрергә, ялгызлык хисен, депрессияне җиңәргә дә ярдәм итә. Күнегүләрне төркем белән ясау аеруча файдалы. Хроник авырулар чама белән генә ясала торган күнегүләр өчен киртә була алмый, ләкин аларны шулай да белгечләр кулы астында эшләү яхшы. Физик активлык спорт кына түгел, аңа өй, бакча эшләре, бию дә керә. Туклануга килгәндә, өлкән кешеләрдә бу процесска күп факторлар тәэсир итә. Яшь барган саен, тәм, ис сизү рецепторларының сизгерлеге кими һәм ашаудан алган канәгатьлек хисе дә кимрәк була. Өлкәннәр өчен иртәнге, көндезге, кичке ашлар мәҗбүри. Алар арасына ике тапкыр капкалап алуны кертергә мөмкин. Өлкән кешенең сусау хисен кабул итүе дә бозыла. Ул тәүлегенә кимендә 2 литр су эчәргә, аның 800 миллилитры чиста су булырга тиеш. Әмма, йөрәк җиткелексезлеге булганда, табиб белән киңәшү кирәк. Йомырка, балык, эремчек, кош, сыер, куян, күркә ите аксым чыганагы булып тора. Ә үсемлек аксымы ярмаларда, чикләвектә, көнбагышта, кузаклыларда күп. Азыкны пешереп, томалап яки парда пешереп ашау яхшы. Гәүдә авырлыгы нык кимегәндә, табиб азык өстәмәләре билгели ала. Д витаминын да контрольдә тоту кирәк.
Дару куллануның да үз кагыйдәләре бармы?
Өлкән яшьтә кабул иткән даруларның бер-берсенә тәэсир итү ихтималы арта. Шуңа күрә аны дуслар, танышлар киңәше буенча түгел, нәкъ табиб кушканча эчегез. “Универсаль” даруларга таянмагыз. Сәламәтлек белән булган кайбер проблемалар аларсыз да үтәргә мөмкин. Үзегез кабул иткән барлык препаратлар, үсемлек продуктлары, азык өстәмәләре турында табибка әйтегез, аларны аның киңәшеннән башка кабул итмәгез яки туктатмагыз. Үзегез кабул иткән даруларның исемнәрен, ни өчен һәм ничек кулланганны, өстәмә һәм еш булган эффектларны, проблемалар булганда, ничек хәл иткәнегезне язып барыгыз. Дару кабул ителми калган очракта нишләргә кирәклеген табибтан белешегез. Кыскасы, өлкән кешенең сәламәтлеге ярдәмгә мохтаҗ. Акыл һәм физик активлык, якын кешеләр һәм дуслар белән аралашу озын гомерлелекнең төп шарты булып торалар.
Добойка
Астения һәм гериатрия синдромнарын ничек ачыкларга? Моның өчен түбәндәге җиде сорауга җавап биреп карагыз:
Соңгы алты айда сәбәпсез  5 килограмм яки аннан да артыграк гәүдә авырлыгын югалттыгызмы?
Күрү яки ишетү сәләте начарланган сәбәпле, проблемалар булдымы?
Соңгы ел дәвамында егылу нәтиҗәсендә травма алдыгызмы яки травмасыз егылулар булдымы?
Соңгы атналарда үзегезне басылган, кәефсез хис итмәдегезме?
Хәтер, сөйләгәнне аңлау, пространствода ориентлашу яки планлаштыру белән проблемалар юкмы?
Бәвел тотмау белән интекмисезме?
Өйдә яки урамда хәрәкәтләнгәндә, әйтик, 100 метрлы арада йөргәндә, баскычтан күтәрелгәндә кыенлык тоймыйсызмы?
Үзегезнең җавапларны табибка күрсәтегез. 5 һәм аннан күбрәк сорауга уңай җавап бирәсез икән, сезгә табиб-гериатр киңәше кирәк булуы ихтимал. Ул өлкәннәргә сәламәтлекне һәм тормыш сыйфатын сакларга ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев