САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман спортчылары пауэрлифтинг ярышларында чираттагы җиңүләрен яуладылар

10 декабрьдә Яшел Үзән шәһәрендә зурлар арасында пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты үтте. Анда район беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнаштылар. Тимур Ваһапов 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче булды, Динара Камалетдинова 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын алды. 66 килограммга кадәр авырлыкта Рузил Әһелтдинов дүртенче...

10 декабрьдә Яшел Үзән шәһәрендә зурлар арасында пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты үтте. Анда район беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнаштылар. Тимур Ваһапов 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче булды, Динара Камалетдинова 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын алды. 66 килограммга кадәр авырлыкта Рузил Әһелтдинов дүртенче булды. Ветераннар арасында тренер Флорит Мәкъсүтов чыгыш ясады һәм икенче урынга лаек булды.

11 декабрьдә яткан һәм баскан килеш штанга күтәрү буенча Әлмәт шәһәренең беренче ачык Кубогы уздырылды. Анда Флорит Мәкъсүтов җитәкчелегендә беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм Сарман җыелма командасы чыгыш ясадылар. Урыннар түбәндәгечә булды:

Яткан килеш штанга күтәрү

Нәзыйф Шәйгалләмов (59 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 1 нче урын

Илһам Ситдыйков (59 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 2 нче урын

Динара Камалетдинова (47 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 1 нче урын

Розалия Минһаҗетдинова (70 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 1 нче урын

Радмир Әхтәмов (80 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 1 нче урын

Флорит Мәкъсүтов (ветераннар) - 1 нче урын

Баскан килеш штанга күтәрү

Рузил Әһелтдинов (66 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 1 нче урын

Тимур Ваһапов (59 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 1 нче урын

Булат Әхмәдуллин (100 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 2 нче урын

Радмир Әхтәмов (80 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 2 нче урын

Розалия Минһаҗетдинова (70 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 1 нче урын

Динара Камалетдинова (47 килограммга кадәр авырлык категориясе) - 1 нче урын

Флорит Мәкъсүтов (ветераннар) - 1 нче урын. Ул 190 килограмм күтәрде һәм абсолют чемпион булып танылды.

Барлыгы район спортчылары 16 медаль (10 - алтын, 5 көмеш һәм 1 бакыр) һәм 13 Кубок яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев