САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман районының үрнәк гаиләләренең берсе Ләшәү Тамак авылында яши

    Лә­шәү Та­мак авы­лын­да го­мер ки­че­рү­че Әл­фи­нур һәм Ма­рат Габд­рә­кый­пов­лар­ның га­и­лә ко­рып яши баш­лау­ла­ры­на бы­ел утыз ел тул­ды. Күп­тән тү­гел алар эн­җе туй­ла­рын бил­ге­ләп үт­те­ләр. Шул уңай­дан без Әл­фи­нур апа бе­лән әң­гә­мә кор­дык. - Әл­фи­нур апа, кыс­ка­ча гы­на тор­мыш юлы­гыз, Ма­рат абый бе­лән бе­рен­че оч­ра­шу ту­рын­да сөй­ләп ки­те­гез әле. - Мин...

    Лә­шәү Та­мак авы­лын­да го­мер ки­че­рү­че Әл­фи­нур һәм Ма­рат Габд­рә­кый­пов­лар­ның га­и­лә ко­рып яши баш­лау­ла­ры­на бы­ел утыз ел тул­ды. Күп­тән тү­гел алар эн­җе туй­ла­рын бил­ге­ләп үт­те­ләр. Шул уңай­дан без Әл­фи­нур апа бе­лән әң­гә­мә кор­дык.

    - Әл­фи­нур апа, кыс­ка­ча гы­на тор­мыш юлы­гыз, Ма­рат абый бе­лән бе­рен­че оч­ра­шу ту­рын­да сөй­ләп ки­те­гез әле.

    - Мин Кай­быч ра­йо­нын­да Ке­че Кай­быч авы­лын­да кол­хоз­чы­лар га­и­лә­сен­дә ту­ып үс­тем. Без га­и­лә­дә ал­ты ба­ла идек. Унын­чы сый­ныф­ны тә­мам­ла­гач, апам Гөл­си­нур, җиз­нәм Ин­дүс яны­на Лә­шәү Та­мак авы­лы­на ку­нак­ка кил­дем. Шун­да мә­дә­ни­ят йор­тын­да күр­ше еге­те Ма­рат бе­лән та­ныш­тым, ике ел­дан соң гөр­лә­теп туй яса­дык.

    2006 ел­дан авыл со­ве­тын­да сәр­ка­тип хез­мә­тен баш­ка­рам, аңа ка­дәр егер­ме ел хи­сап­чы бу­лып эш­лә­дем. Чит­тән то­рып "ТИС­БИ" ида­рә уни­вер­си­те­ты­ның Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә­ге фи­ли­а­лын­да укыйм. Ки­лә­се ел­га тә­мам­лыйм.

    Ип­тә­шем ун­дүрт ел "Сель­хоз­тех­ни­ка" бер­ләш­мә­сен­дә мо­то­рист бу­лып эш­лә­де, хә­зер егер­ме ел ин­де трак­тор­чы бу­ла­рак бил­ге­ле.

    - Га­и­лә тор­мы­шы бе­лән бәй­ле кы­зык­лы хати­рә­лә­ре­гез дә бар­дыр әле.

    - Утыз ел эчен­дә, бил­ге­ле, кы­зык­лы хәл­ләр бул­га­ла­ды. Мә­сә­лән, ке­ше­ләр без­не, бер-бе­ре­без­гә ох­ша­тып, абый бе­лән се­ңел дип йөр­тә­ләр иде.

    Ә бер­ва­кыт­ны ка­е­на­нам ипи са­лыр­га куш­ты. "Мин са­ла баш­ла­дым, син ясап бе­те­рер­сең", - дип, эш­кә кит­те. Без­нең як­лар­да ка­мыр ри­зык­ла­ры бик пе­шер­ми идек, шу­ңа кү­рә бу ми­нем егер­ме яшем­дә бе­рен­че тәҗ­ри­бәм иде. Ипи­ем ка­ты бу­лып пеш­те, ка­лай­га сал­гач, ямь­сез бу­лып, кал­ку­лык­лар кү­ре­неп то­ра иде. Ипи пе­шер­гә­нем­не кү­зә­теп тор­ган ка­е­на­тай: "И­пи­не, ка­бар­гач, ка­лай­га сал­саң, үзе ти­гез­лә­нә", - ди­де.

    Шу­шы хәл­дән соң күңелемә салып куйдым: бар эш­нең дә, үзең эш­ләп ка­ра­мый­ча, рә­тен бе­леп бул­мый. Ки­ңәш бир­сәң дә, үзең бел­гән эш бу­ен­ча гы­на би­рер­гә ки­рәк.

    Яшь­ләр­гә әй­тә­се кил­гән сү­зем шул: бе­лем ал­мый­ча, бе­рәр һө­нәр­гә өй­рән­ми­чә, га­и­лә кор­мас­ка ты­ры­шы­гыз. Һәм шу­ны бе­ле­гез: га­и­лә­не ха­тын-кыз­ның са­быр­лы­гы сак­лый. Тү­зем­ле бу­лы­гыз!

    - Ба­ла­ла­ры­гыз ту­рын­да да әй­теп кит­сә­гез иде.

    - Без ирем Ма­рат бе­лән дүрт ба­ла үс­тер­дек. Үзе­без­нең ике ба­ла­быз бул­ды - Ри­нат һәм Йол­дыз. 1995 ел­да, кы­рык яшен­дә ирем­нең апа­сы Сә­вия яман чир­дән ва­фат бул­гач, алар­ның ике ба­ла­сын - Ил­сур бе­лән Эль­ви­ра­ны алып үс­тер­дек. Без алар­ны үз ба­ла­ла­ры­быз­дай кү­рә­без. Дүрт ба­ла­быз­ның ба­ры­сы да га­и­лә­ле бул­ды­лар, ал­ты оны­гы­быз бар.

    Бик та­ту, бер­дәм яши­без. Ба­ла­лар ял­лар­га ба­ры­сы да җы­е­лы­шып кай­та­лар. Эн­җе ту­е­быз­ны да бер­гә кар­шы­ла­дык. Бик кү­ңел­ле бул­ды. Ми­ңа эн­җе му­ен­са бү­ләк ит­те­ләр.

    Ал­ла­га шө­кер, бул­га­нын­нан ка­нә­гать бу­лып, бик бә­хет­ле яши­без!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: