САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районында мәктәп укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме якынлаша

Мәк­тәп ел­ла­ры. Яра­тып бе­тер­мә­гән кай­бер фән­нә­ре, өеп-өеп бир­гән өй эш­лә­ре, бор­чы­лып көт­кән им­ти­хан­на­ры бул­са да, го­ме­ре­без­нең иң кү­ңел­ле, күп­ме ел­лар үт­кәч тә са­гы­нып ис­кә ала тор­ган чо­ры ул. Арт­та­гы пар­та­да утыр­ган ма­лай­ның чәч то­лы­мың­нан тар­тып үчек­лә­ве дә, өй­рә­неп кил­мә­гән дә­ре­сең өчен ку­ел­ган ике­ле дә, баш­ка кү­ңел­сез­лек­ләр дә олы тор­мыш юлы...

Мәк­тәп ел­ла­ры. Яра­тып бе­тер­мә­гән кай­бер фән­нә­ре, өеп-өеп бир­гән өй эш­лә­ре, бор­чы­лып көт­кән им­ти­хан­на­ры бул­са да, го­ме­ре­без­нең иң кү­ңел­ле, күп­ме ел­лар үт­кәч тә са­гы­нып ис­кә ала тор­ган чо­ры ул.

Арт­та­гы пар­та­да утыр­ган ма­лай­ның чәч то­лы­мың­нан тар­тып үчек­лә­ве дә, өй­рә­неп кил­мә­гән дә­ре­сең өчен ку­ел­ган ике­ле дә, баш­ка кү­ңел­сез­лек­ләр дә олы тор­мыш юлы ту­за­ны­ның иң вак бөр­тек­лә­ре бу­лып, юга­лып ка­ла­лар. Мо­ны ба­ла­чак­тан ки­теп, тор­мыш мә­шә­кать­лә­ре­нә чум­гач кы­на аң­лый­сың. Мәк­тәп­тән озат­кан­да, сез ин­де зур­лар, олы тор­мыш­ка аяк ба­са­сыз, ди­гән сүз­ләр­не җи­ңел­чә ка­бул итә­сең, ки­лә­чәк­тә дә без­не җи­тәк­ләп ба­ру­чы укы­ту­чы­ла­ры­быз, җил­кә ку­яр­лык са­бак­таш­ла­ры­быз, сер сы­яр­лык дус­ла­ры­быз гел янә­шә бу­лыр­лар ке­бек то­е­ла. Шу­лай да, юк-юк­та бу гамь­сез ба­ла­чак­ның ки­ре кайт­мас­лы­гын уй­лап ку­я­сың да, моң­су бу­лып ки­тә. Соң­гы кың­гы­рау бәй­рә­ме якын­лаш­кан көн­нәр­дә бу хис ае­ру­ча кө­чәя.

Без мәк­тә­птә укы­ган, тә­мам­ла­ган ел­лар­да, бү­ген­ге ке­бек, һәр­кем­дә фо­то­ап­па­рат та, ай­фон­нар да, баш­ка­ла­ры да юк иде. Ә хә­зер, ис­тә­лек­кә дип, рә­хәт­лә­неп төш ке­нә, мах­сус аль­бом­нар да ясый­лар. Әле урам­да Сар­ман ур­та мәк­тә­бен тә­мам­лау­чы кыз­лар­ны оч­рат­тык. Ак алъ­яп­кыч­ла­рын ки­еп, бант­лар та­гып, фо­то­га тө­шәр­гә чык­кан­нар. Без дә алар­ның бер­ни­чә миз­гел­лә­рен "э­ләк­те­реп" ал­дык. "Бәй­рә­ме­без бик ма­тур бу­ла­чак, ки­ле­гез", - ди­де­ләр алар, укы­ту­чы­ла­ры­на рәх­мәт сүз­лә­ре җит­ке­рү­не со­ра­ды­лар, им­ти­хан­нар тап­шы­ру­чы­лар­га исә уңыш­лар те­лә­де­ләр.

Әйе, та­гын бер сый­ныф өчен соң­гы кың­гы­рау чың­лар чак җит­те. Бу бәй­рәм кө­нен­дә, урам­нан чә­чәк бәй­ләм­нә­ре то­тып бар­ган уку­чы­лар­ны кү­реп, күп­лә­ре­без үз­лә­ре­нең бәй­рә­мен ис­кә тө­ше­рә, уй­ла­рын­да ба­ла­ла­ры­ны­кын­да бу­лып кай­та. Сар­ман­нан Лю­ция апа Зин­ну­ро­ва да үз ха­ти­рә­лә­ре бе­лән ур­так­ла­ша:

- Сез, исе­гез­дә кал­ган соң­гы кың­гы­рау юк­мы, ди­гәч, юга­лып кал­дым. Бер­се ге­нә дә, бер дә оны­тыл­ма­ган .Әл­бәт­тә, элек уз­ган­нар бе­лән хә­зер­ге­ләр ара­сын­да - җир бе­лән күк аер­ма­сы. Лә­кин һәр­бер­сен­дә­ге як­ты­лык, саф­лык, өмет, хы­ял­лар - бар да хә­тер­дә. 1960 ел­гы бәй­рәм­дә ди­рек­тор Гый­ба­дул­лин Сә­хип абый (ис­кит­кеч шәп ма­те­ма­тик иде), Гәпт­рау­по­ва Фә­ния, Га­ри­фул­ли­на Мө­нә­вә­рә апа­лар әле дә - күз ал­дым­да. Кон­церт-тан­та­на­лар бул­ма­ды. Үзе­без озак кы­на сөй­лә­шеп, соң гы­на та­ра­лыш­тык. Без, Ис­ке Кә­шер­гә төр­ле авыл­лар­дан җы­ел­ган ун­бер ба­ла, әле бү­ген дә бер-бе­ре­без­не бик якын итеп ис­кә ала­быз. Кы­зым­ның, улым­ның бәй­рәм­нә­ре Сар­ман­да уз­ды. Улым тә­мам­ла­ган­да яса­ган чы­гы­шым­да­гы

"Юл­ла­рың­ның кай­сы җир­ләр аша

Уза­ча­гын бел­сәм­ме, улым,

Та­шын тү­гел, ту­зан кал­дыр­мый­ча,

Юып алыр идем бар ту­рын", - ди­гән юл­ла­рын әйт­кән­дә, күп­ләр күз яшь­лә­рен сөрт­те­ләр. Ул көн­не әни­ләр кү­ңе­ле неч­кәр­гән, хис­лән­гән бу­ла.

Бик эч­тә­лек­ле, бик бай әзер­лән­гә­не уз­ган ел оны­гым Гөл­ге­нә тә­мам­ла­ган­да бул­ды. Ба­ры­быз өчен дә га­җә­еп ма­тур, оны­тыл­мас­лык ха­ти­рә бу­лып ка­лыр­дай бәй­рәм үзен­нән-үзе ге­нә кил­ми. Рәх­мәт оеш­ты­ру­чы­лар­га. Ал­га та­ба та­гын да як­ты­рак­ла­ры бул­сын.

Ту­ган ягым - Сар­ман,

Зәң­гәр тау­лар,

Ише­тә­сез­ме! Бе­раз тын ка­лып,

Тың­лыйк әле кө­меш кың­гы­рау­ның

Тан­та­на­га ча­кы­рып чың­ла­вын.

Бар­ча­гыз­га кө­меш чың­нар бү­ген

Ба­ры шат­лык кы­на өс­тә­сен,

Уңыш­лар­га, ел­ма­ер­га дә­шеп,

Әй, кың­гы­рау, ел да чың­ла син!

Гөл­наз Ти­мер­ба­е­ва, Сар­ман гим­на­зи­я­се­нең 11 нче А сый­ныфы уку­чы­сы:

- Иңнәрдә, нәкъ бе­рен­че тап­кыр мәк­тәп­кә кил­гән­дә­ге ке­бек үк, ак алъ­яп­кыч, ак бан­тик­лар. Ә без - бе­рен­че­гә кер­гән­дә­ге тик­тор­мас, шук ма­лай­лар, кыз­лар уры­ны­на ба­ры­быз да - буй җит­кән җит­ди егет­ләр һәм кыз­лар. 11 ел буе бө­тен көч­лә­рен ку­еп, без­нең өчен янып-кө­еп бе­лем бир­гән мө­ла­ем укы­ту­чы­ла­ры­быз һәм ә­ти-әни­лә­ре­без, сез­гә чын кү­ңел­дән рәх­мәт­лә­ре­без­не җит­ке­рә­без. Бе­рен­че укы­ту­чы­ла­рым Ру­зи­лә Ра­си­хов­на һәм Гөл­на­ра Әк­мә­лет­ди­нов­на­га да - эч­кер­сез рәх­мәт­лә­рем. Иреш­кән уңыш­ла­рым­да сез­нең дә өле­ше­гез бик зур. Сый­ныф җи­тәк­че­без Гө­лия Ла­тый­пов­на, хөр­мәт­ле укы­ту­чы­ла­ры­быз! Шук­лык, ша­ян­лык­ла­ры­быз өчен сез­дән га­фу үте­нә­без. Ки­лә­чәк­тә дә сез - без­нең, ә без сез­нең та­я­ны­чы­гыз бу­лыр­га яз­сын.

Сүз уңаеннан

Реклама

Соң­гы кың­гы­рау бәй­рә­ме күп­ме­гә тө­шә:

Кың­гы­рау - 20-25 сум

Тас­ма - 100 сум

Бан­тик (ике­се) - 200 сум

Алъ­яп­кыч - 300 сум

Голь­фы - 50 сум

Кос­тюм-чал­бар - 3500-4500 сум

Аяк ки­е­ме - 600-2500 сум

Барлыгы - 4770-7675 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X