Сарман районында чираттагы профилактик чара үткәрелде
ЮХИДИ тарафыннан кичә 12 март кичке 22.00 дән 13 март төнге 02.00 гә кадәр юл йөрү кагыйдәләрен ачыклау буенча чираттагы профилактик чара үткәрелде. Рейд вакытында 15 кагыйдә бозучыга административ материаллар төзелде. Җәлил бистәсендә 1 исерек автотранспорт йөртүче тоткарланды. Кагыйдә бозучылар арасында чамадан тыш тизлекне арттыручылар, укылмый торган пычрак дәүләт номерлары...
ЮХИДИ тарафыннан кичә 12 март кичке 22.00 дән 13 март төнге 02.00 гә кадәр юл йөрү кагыйдәләрен ачыклау буенча чираттагы профилактик чара үткәрелде. Рейд вакытында 15 кагыйдә бозучыга административ материаллар төзелде. Җәлил бистәсендә 1 исерек автотранспорт йөртүче тоткарланды. Кагыйдә бозучылар арасында чамадан тыш тизлекне арттыручылар, укылмый торган пычрак дәүләт номерлары белщн йөрүчеләр, куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, каршы як хәрәкәт полосасына чыгучы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев