САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман районы егетләре "Авангард"ны "ялга җибәрделәр"

«Ак Барс» өчен «җан атучы» Куҗак авылы егете Раушан Нуриевны хәзер күпләребез белә. Күптән түгел ул Омск шәһәренә «Авангард» белән ике уенга барып кайтты. Менә хәзер ул Иске Кәшер авылыннан икетуган энесе Айрат Баһманов белән тагын Казан шәһәренә юл тотты. - Айрат белән бу юлы баруыбыз да, «Салават Юлаев» командасы...

«Ак Барс» өчен «җан атучы» Куҗак авылы егете Раушан Нуриевны хәзер күпләребез белә. Күптән түгел ул Омск шәһәренә «Авангард» белән ике уенга барып кайтты. Менә хәзер ул Иске Кәшер авылыннан икетуган энесе Айрат Баһманов белән тагын Казан шәһәренә юл тотты.

- Айрат белән бу юлы баруыбыз да, «Салават Юлаев» командасы белән соңгы уендагы кебек үк уңышлы булды. «Салават»ны «ялга җибәрдек», кичә «Авангард» та шуңа дучар булды. Бу уен аның хәтле киеренкелектә тотмаса да («Ак Барс», 5:0 исәбе белән җиңеп, серияне 4:2 исәбе белән отты һәм Континенталь хоккей лигасының Көньяк Конференциясе финалына чыкты), бик ошады, бик кызыклы булды. Аренада буш урыннар күренмәде, «Ак Барс» өчен «җан атучылар» күп иде.

Шулай итеп Көньяк Конференциясе финалында Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасы белән очрашачак. Уеннар 24 һәм 26 март көннәрендә Магнитогорскта узачак, 28 һәм 30 март көннәрендә - Казанда.

Уеннар шулай ук 4 җиңүгә кадәр дәвам итәчәк. Кирәк булса алар тагын 1 апрельдә - Магнитогорскта, 3 апрельдә - Казанда, 5 апрельдә янәдән Магнитогорскта булачак, - дип хәбәр итте Раушан.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X