САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районы яшьләре онлайн-форумда катнаша алалар

Онлайн-форум 10.30 сәгатьтә башланып, 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

27 июнь – Россиядә яшьләр көне уңаеннан, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Яшьләр заманы” (“Время молодых”) яшьләр онлайн-форумы үтәчәк. Анда район яшьләре дә катнашачак. Ул ZOOM платформасында уздырыла һәм Youtube, ВК официаль төркемнәрендә трансляцияләнәчәк. Теләгәннәр аны шуннан күзәтә алачак.
Форумда Россиянең 31 регионыннан һәм 15 илдән 1000ләп актив яшьләр вәкилләре катнашыр дип көтелә. Чара программасында төрле дискуссияләр, иҗади очрашулар, чакырылган спикерларның лекцияләре каралган. Онлайн-квиз да оештырылачак. “Волга-Волга” фестивале кысаларында онлайн-марафон үткәрү дә күздә тотыла. Анда Клевер, Юна, Нэлиен, Эльмира Кәлимуллина, яшь башкаручы Аделя Әхмәтова, шулай ук Рок мәктәбе укучылары чыгыш ясарлар дип планлаштырыла.
Онлайн-форум 10.30 сәгатьтә башланып, 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Альбина Сабирова язмасы

Фото 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев