САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман районы уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтенә керде

    .

    Татарстанда 2 мең гектарга якын мәйданда урып-җыюны төгәллисе калды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
    Уңыш җыюны беренче булып Әтнә районы тәмамлады. Алар республика Президентына яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән беренче икмәкне тапшырдылар. 8 районда (Баулы, Лаеш, Әлмәт, Кама Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Азнакай, Мамадыш, Менделеевск районнарында) бик аз гына мәйданда урып-җыюны төгәллисе калды.
    Республиканың ашлык амбарларына 5,3 млн тонна ашлык кертелде. Уртача уңыш – 35,3 ц/га, Республика икмәген булдыруга үзләреннән 200 мең тоннадан артык өлеш керткән районнар: Буа – 228 мең тонна, Арча – 215 мең тонна, Тәтеш - 205 мең тонна.
    Гектардан алынган ашлык уңышы буенча, ягъни бөртекле культуралардан иң югары уңышка ирешкән 11 район бар. Гектардан уңдырышлылык 43 центнердан артып киткәне беренче дүртлеккә түбәндәгеләр керә:

    Зәй - 48,6 ц/га, Тәтеш - 46,5 ц/га, Кукмара - 43,2 ц/га, Нурлат - 43,1 ц/га.
    Түбәндәге 7 районда уңдырышлылык гектардан 40 центнердан күбрәк:
    Балтач - 41,7 ц/га, Сарман - 41,2 ц/га, Минзәлә - 41,1 ц/га, Тукай - 40,5 ц/га, Актаныш - 40,3 ц/га, Әтнә - 40,2 ц/га, Буа - 40,1 ц/га.
    Бу күрсәткеч буенча рейтинг ахырында Әгерҗе (20,0 ц/га), Әлмәт (24,7 ц/га), Югары Ослан (25,4 ц/га), Зеленодольск (28,5 ц/га), Кама Тамагы (28,8 ц/га) районнары бара.
    “Игенчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруга гомумән игенчелек культурасын күтәрү, уңыш булдыру процессы белән профессиональ эш итү зур роль уйнады”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
    Шулай ук 200дән артык стационар эретмә җайланмалары булдырылды, алар үсемлекләрне яклау саклау чараларының нәтиҗәлелеген шактый арттырды.
    Һәр гектарга 65,5 кг минераль ашлама кертелгән, бу узган елгыдан 15% ка артыграк. Әлеге ашламаларны кулланмыйча нәтиҗәләр күпкә түбәнрәк булыр иде.
    Орлыклар белән системалы эшләү дә кыр нәтиҗәләренә уңай йогынты ясый. Уңыш өчен 42 %тан артык оригиналь һәм элиталы сабан культуралары орлыклары чәчелгән. Киләсе ел уңышы өчен дә көзге культураларның 39%ы шулай ук оригиналь һәм элиталы орлыклар. Декабрь башында 2021 елгы язгы чәчү өчен орлык салу буенча йомгаклар ясау планлаштырыла.
    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану белән әле кырларда эшләр тәмамланмый. Сентябрь ахырында план буенча орлык кукуруз җыюга керешәләр – 45 мең га, моннан тыш силос өчен кукуруз җыю башланган, 9,6 мең га (7%) җыеп алынган инде (7%, барысы - 135 мең га).

    Майлы культуралардан рапс 35 мең га яисә 32% җыясы калган (111 мең га-дан). 103 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык - 13,6 ц/га (+2,2 ц/га). Шулай ук көнбагышны урып-җыюга да керешкәннәр. 120 мең га мәйданда суктырасы бар.
    Кырларда тагын 39 мең га шикәр чөгендере бар. 12 августтан “Агрокөч” җәмгыяте җыюга кереште. Зәй шикәр заводы тәүлеккә 1,1 мең тонна шикәр комы эшләп чыгара. Бүгенге көндә яңа уңыштан 29,5 мең тоннадан артык шикәр комы әзерләнгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 11 мең тоннага артыграк. Буа зонасы шулай ук чөгендер чыгаруга кереште. Дүшәмбедән шикәр заводы да эшли башлаган. Гомумән алганда, шикәр чөгендере чәчүлекләренең торышы яхшы, дип бәяләнә. Мәйдан киметелүгә карамастан, 2,0 млн. тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла. Бүгенгә 10 мең гектарда 423 мең тонна татлы тамыр җыелган, уртача уңыш әлегә 418 ц/га тәшкил итә.
    Бүгенгә 37 мең тонна бәрәңге һәм 16 мең тонна яшелчә җыелган. Халык ихтыяҗын исәпкә алып, 1,2 млн. тонна бәрәңге, 340 мең тонна яшелчә җыю планлаштырыла. Гомумән алганда, халыкны тәэмин итү буенча проблемалар булмаячак.
    Моннан тыш, кырларда 2021 ел уңышы өчен эшләр бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: