САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман муниципаль берәмлеге командасы хәрби-патриотик клублар слетында икенче урынны алды

15 мартта Лениногорск шәһәре "Юность" спорт комплексы базасында Советлар Союзы герое, летчик-космонавт Юрий Гагаринның тууына 80 ел һәм Советлар Союзы герое, летчик-сынаучы Валерий Чкаловның тууына 110 ел булуына багышланган Татарстан Республикасы ДОСААФ хәрби-патриотик клублары Республика слетының зона этабы үтте. Республика биш зона бүленгән иде. Өченче зонага Лениногорск, Әлмәт автомәктәпләре, Азнакай,...

15 мартта Лениногорск шәһәре "Юность" спорт комплексы базасында Советлар Союзы герое, летчик-космонавт Юрий Гагаринның тууына 80 ел һәм Советлар Союзы герое, летчик-сынаучы Валерий Чкаловның тууына 110 ел булуына багышланган Татарстан Республикасы ДОСААФ хәрби-патриотик клублары Республика слетының зона этабы үтте.

Республика биш зона бүленгән иде. Өченче зонага Лениногорск, Әлмәт автомәктәпләре, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Сарман, Ютаза муниципаль берәмлекләре эләктеләр.

Слетның финал этабына һәрбер зонадан беренче-икенче урын алган командалар чыга.

Сарман муниципаль берәмлеге командасы икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларыннан тора иде. Бүлекнең командиры унынчы сыйныф укучысы Радмир Магалимов булды. Шулай ук команда сафларына сигезенче сыйныф укучылары Виктория Филюта, Айнур Биктимеров, Данис Садыйков, Альберт Кәлимуллин, тугызынчы сыйныф укучысы Айгөл Хәдиева, унынчы сыйныф укучылары Гадел Хәйруллин, Раил Мирвәлиев, Инна Целепкова, Ислам Сәитов, Эльвир Мөхәммәтшин, Максим Марков һәм унберенче сыйныф укучысы Виталий Рябов керделәр.

Слетның баш хөкемдары Җәүдәт Гарифуллин булды.

Сарман муниципаль берәмлеге командасы түбәндәге урыннарны яулады:

Строевой хәзерлек һәм строй җыры - беренче урын

Әдәби-музыкаль композиция - икенче урын

Ату буенча ярыш - икенче урын

Күп төр хәрби-спорт ярышлары - икенче урын

Интеллектуаль викторина - икенче урын

Гомумкоманда зачетында безнең команда икенче урынны алды. Беренче урында Лениногорск автомәктәбе командасы булды, өченче урында Әлмәт автомәктәбе командасы урнашты.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариат бүлеге вәкиле Альберт Вилданов җиңүчеләргә почет грамоталары өләште һәм командаларны строевой хәзерлек өчен мактады.

Рамил Талибуллин, Җәлил икенче мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, запастагы офицер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев