САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман мәктәпләрендә “урак өсте” ахырына якынлаша

Билгеле булганча, район мәктәпләрендә имтиханнар бара.

Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 11 сыйныф укучылары рус теле, рус әдәбияты, математика, физика, инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар инде. Шушы көннәрдә алар җәмгыять белеме, информатика һәм биологиядән тапшырачаклар. Имтиханнар 13 июньгә төгәлләнергә тиеш. Башка еллардан аермалы буларак, имтиханнар арасы быел кыска – укучылар аларны көнаралаш бирәләр. Нәтиҗәләрнең киләсе дүшәмбедән кайта башлавы көтелә. 9 сыйныф укучыларына килгәндә, алар сынауларны рус теле, математика, инглиз теле, җәмгыять белеме, татар теле, информатика һәм химиядән үтәргә өлгерделәр. 14 июньгә кадәр рус әдәбияты, физика, инглиз теле, биология, тарих, географиядән тапшырырга тиешләр. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, имтиханнар вакытында гадәттән тыш хәлләр булмаган. 
Зөлфия Шәрипова язмасы.

Фото:https://pixabay.com/ru/illustrations/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев