САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе һәм баш мөхәррире Альбина Сабирова якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә

Хезмәттәшләремне, газета укучыларны, барлык райондашларны Яңа ел белән тәбрик итәм.

Елны тәмамлаганда, һәр оешма, һәркем үтеп баручы елга йомгак ясый, башкарылган эшләрне барлый. Кичә без дә югарыдагы җитәкчеләрдән - “ТАТМЕДИА” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковтан сөенечле хәбәрләр алдык. “ТАТМЕДИА” соңгы елларда беренче тапкыр елны табыш белән төгәлли, киләсе елга зур үсеш белән чыгабыз”, - диде ул һәм кыскача уңышларга тукталды. “ТАТМЕДИА” интернет-аудитория буенча республикада – беренчеләр сафында, “Инстаграм”, “Телеграм”, “Ютуб” кебек социаль челтәрләрдә актив үсеш кичерә, өр-яңа проектлар гамәлгә ашырыла, медиамәктәп эшчәнлеге гамәлгә кертелде һәм актив эшли, җитештергән продукцияне ваклап сатуның масштаблары, аудитория киңәйтелә, матбугатка язылуның яңа төрләре кулланыла, китап сату гамәлгә кертелде. Шамил Мөхәммәтович шулай ук республика күләмендә “ТАТМЕДИА” карамагындагы газета-журналларыбызның абунәчеләре артуын, форма һәм эчтәлекнең яхшыруын да билгеләп үтте, киләчәккә бурычларны атады. Ә безнең өчен иң сөенечлесе агымдагы елның икенче яртыеллыгының эш нәтиҗәләре буенча “ТАТМЕДИА” күләмендә 5 иң алдынгы редакция сафына эләгүебез булды. Бу - республика күләмендәге зур җиңү. Тагын бер зур уңышыбыз бар – федераль дәрәҗәдә үткәрелә торган социаль яктан әһәмиятле проектлар конкурсында катнашып, “Шинельсез солдатлар” проекты белән җиңү яуладык һәм грант оттык. Уңышларыбыз, әлбәттә, моның белән генә чикләнми, республикакүләм җиңүләребез дә бар. Хезмәттәшләремне, газета укучыларны, барлык райондашларны Яңа ел белән тәбрик итәм, яңа елда яңа уңышлар, иман һәм күңел байлыгы, сәламәтлек, һәр йортка бәхет һәм бәрәкәт телим!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X