САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман халкы тапкыр бит ул

    Хәтерләвегезчә, көз көне район үзәгендәге хакимият бинасы тирәләрендәге тимер коймаларны алып ташлаганнар иде.

    Сарман үзәге тоташ бер паркка әйләнеп, үзебезне бакча арасында хис итеп, күңелдә әкияти һәм сөенечле хис туган иде. Сарман халкы тапкыр бит ул. Сарманыбызның көннән-көн матурлануына сокланып бетә, ә Дамир абыебыз Гарифуллин: 
    Коймаларын алгач, урам 
    Тоташ бер парк булган. 
    Нарат, чыршы арасына, 
    Күр, ничек халык тулган. 
    Үзгәрә Сарман, үзгәрә, 
    Көн саен матурая. 
    Әкиятләргә алып барган 
    Сукмаклар гел турая, - дип язган матур шигырен район газетасы битләрендә бастырырга да өлгермәде, шушы агачлыкның бер өлешенә машина юлы салып та куйдылар. Берсе җитмәсә, әйләнә-тирәдәгеләрнең: “Газон бит ул! Газонны таптап чыгасыңмыни?!.” – диюләренә дә карамастан, “Чыгам! Урап йөрисе килми бит!” – дия-дия, банкның каршысындагы агачлар арасыннан көпә-көндез күпме кеше күз алдында авыл хуҗалыгы идарәсенең элеккеге бинасына таба чыгып та китте. Нишләп без кеше хезмәтенең, күпме кеше көче белән үзебез өчен тудырылган матурлык һәм уңайлылыкның кадерен белмибез икән соң?!. Ә шушы юлдан төнлә бер исереге кереп китсә? Бөтен машиналар да шуннан йөри башласа? Шөкер, анысына юл куелмады. Кайсыдыр бер әйләнә-тирәгә битараф булмаганы, рәхмәт төшкере, агачлар арасындагы машина юлының уртасына бер-ике таш утыртып куйган. Матур түгел, әмма нишлисең? Тапкыр Сарман халкын шулай гына туктатып булгач... Сак булыгыз, хөрмәтле сарманлылар, таш өстеннән “сукмак сала” күрмәгез! 
    Зөлфия Сәид тексты һәм фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: