Сарман картингчыларын Казанда бүләкләделәр

Ноябрь аенда Казан шәһәренең "Форсаж" картинг үзәгендә Фән һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе Кубогына ярышлар үтте. "Honda GX-270" классында (16-21 яшь) Сарман "Ялкын" картинг-клубында тәрбияләнүче Илһам Шакиров, Казан узышчысыннан гына калышып, икенче урынны яулады. 4 декабрьдә шул ук үзәктә Татарстан Республикасы автомотоспорты Федерациясе Кубогына ярышлар үткәрелде. "Honda GX-270" классында (12-16...

Ноябрь аенда Казан шәһәренең "Форсаж" картинг үзәгендә Фән һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе Кубогына ярышлар үтте. "Honda GX-270" классында (16-21 яшь) Сарман "Ялкын" картинг-клубында тәрбияләнүче Илһам Шакиров, Казан узышчысыннан гына калышып, икенче урынны яулады.

4 декабрьдә шул ук үзәктә Татарстан Республикасы автомотоспорты Федерациясе Кубогына ярышлар үткәрелде. "Honda GX-270" классында (12-16 яшь) Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов өченче урынны алды. "Honda GX-200" классында (8-12 яшь) Артур Заһиров (Сарман гимназиясе) һәм Айнур Хәйруллин (Сарман урта мәктәбе) чыгыш ясадылар.

Әлеге ярышларда Җәлил гимназиясе укучылары да актив катнаштылар. Алар Яшь техниклар станциясенең "Ялкын" картинг-клубына караган "ФАНАТ" картинг-клубында шөгыльләнәләр.

Шул ук көнне 2015 ел нәтиҗәләре буенча республика ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. "Ялкын"нан дүрт кеше бүләкләнде: Артур Заһиров ("Стриж" классы) - беренче, Риналь Сабиров (шул ук класс, Сарман гимназиясе) - өченче урыннарга лаек булдылар. "Кадет" классында Алмаз Ахмедов өченче урынны яулады.

"Национальный-Юниор" классында Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов призлы өченче урынны алды.

Аида Габдрахманова, "Ялкын" картинг-клубы педагогы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    6 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша